Дуслык җепләре суздык

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
   Тымытык авылыннан ветераннар һәм урта буын вәкилләреннән торган делегация Әлмәт районының Колшәрип авылы­на очрашуга барды. Колшәриплеләр без­не бик җылы каршы алды. Берсеннән-берсе эчтәлекле, дустанә мөнәсәбәтләр бөркелеп торган чыгышлар, үзешчән сәнгать осталарының җырлары, биюләре белән үрелеп бар­ган очрашу көткәннән дә уңышлырак һәм күңеллерәк узды.

   Очрашудагы­ларны Әлмәт һәм Азнакай районнарының ветеран­нар советлары рәисләре Васыйл Хуҗиәхмәтов, Миргасим Кәримов сәламләделәр. Про­граммага шулай ук Әлмәт язучылар берлегеннән күренекле язучылар, шагыйрьләрнең дә чыгышлары кертелгән иде.

   Җылы, эчкерсез арала­шу мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте.

   Декабрь аенда без үз чиратыбызда колшәриплеләрне Ты­мытык авылына кунакка чакырып кайттык.

   Район һәм авыл­лар арасында дуслык җепләре сузу кирәкле чара. Башка авыл җирлекләре ветеранна­рын да безнең башлан­гычка кушылырга чакы­рам.

  

Радик Солтанов, Тымытык авыл җирлеге ветераннар советы рәисе

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International