Янгын хуҗа булмасын

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
   Янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тормышка ашыру максатыннан, “2011 -2013 елларда Азнакай муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы” программасы булдырылды.

   Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә кешеләрне тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү – әлеге программада төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгынга каршы темага төрле бәйгеләр оештырылды. Ул ба­лаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, ут чыккан очракта дөрес эш итәргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булды. Янгын темасы буенча телеви­дение, газета аша төрле чыгышлар булды, кечкенә китапчыклар бастырылды.

   Шулай ук торак пунктларны, территория, предприятиеләрне янгыннан саклау максатында төрле практик чаралар уздырылып, аларны янгынга каршы заманча җиһазлар белән җиһазлауда зур эш башкарылды.

   Боларның барысы да халыкның янгын куркыныч­сызлыгы турында белемен күтәрүдә зур әһәмияткә ия булды һәм районда янгыннарның кимүенә китерде.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International