Бөтендөнья телевидение көне белән!

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре!

 

    Сезне һөнәри бәйрәмегез – Бөтендөнья те­левидение көне белән тәбриклим

    Бүгенге тормышы­бызны телевидениедән башка күзаллау мөмкин түгел. Ул күпчелек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.

   Зәңгәр экраннар аша без сәяси, икъти­сади, мәдәни, спорт яңалыкларын белеп торабыз. Мәгълүматны халыкка җиткергәндә телевидение хезмәткәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары әхлакый сыйфатлар, еш кына ба­тырлык, кыюлык һәм са­бырлык та сорала.

   Телетапшырулар–ул журналистларның, режиссерларның, операторларның, монтажчыларның уртак хезмәт җимеше. Эшкә иҗади карашыгыз, ва­кыйгаларны вакытын­да җиткерергә тыры­шуыгыз, һәр төшерелгән кадр, эфирда яңгыраган сүз өчен җаваплылык тоюыгыз игътибарга һәм ихтирамга лаек. Сез үз тапшырула­рыгызда җитди тема­лар кузгатып, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәсез, район тормышына кагы­лышлы кискен пробле­маларны күтәрәсез.

   Җирле үзидарә орган­нары белән конструктив хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәтлебез.

Кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа иде­яләр, иҗади проектлар, бетмәс-төкәнмәс энер­гия, сәламәтлек тели­без. Үз тамашачыла­рыгыз өчен һәрчак кызы­клы һәм кирәкле булып калыгыз!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International