Азнакайда “Татарстан республикасының тыл геройлары” Хәтер китабына материаллар туплана.

2013 елның 22 ноябре, җомга
  Бөек җинүнең 70 еллыгына әзерлеккә багышланган чираттагы киңәшмәдә “Татарстан республикасының тыл геройлары” Хәтер китабына әзерләнүче рай­ондашлар исемлеген туплау барышы мәсьәләсе каралды. Бу юнәлештә эшне тизләтү һәм нәтиҗәле итү буенча тәкъдим-фикерләр әйтелде. Исегезгә төшерәбез, исемлеккә иң беренче чират­та 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда алты айдан да ким булмаган вакыт хезмәт куйган, Бөек Ватан сугышы чорында СССР орден-медальләре белән бүләкләнгән, мактау­лы исемнәр алган, ведомство бүләкләре булган кешеләр кертелә. Иң мөһиме – исемнәре китапка керергә тиешле бер генә райондаш та онытылып калмасын. Алар турында мәгълүматлар туплауда барыбыз да активлык күрсәтсәк иде.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International