“Яшьтәш” сәхифәсе

2013 елның 22 ноябре, җомга

“Яшьтәш” сәхифәсе Азнакай радиосында сентябрь аеннан эшли. Районыбыз яшүсмерләре тормышын, аларның җиңүләрен, мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларны чагылдыручы әлеге тапшыруны мәктәп укучылары үзләре алып бара. Зилә Закирова һәм Булат Мәрдәншин  “АРТ” телерадиокомпаниясе, районыбызның яшьләр эше буенча идарә, башкарма комитет белән берлектә үткәрелгән кастингта катнашып, җиңү яуладылар. Чираттагы “Яшьтәш” сәхифәсе Азнакай шәһәренең бишенче номерлы мәктәбе тормышына һәм районда көзге каникуллардан соң башланып киткән олимпиадаларга багышлана.

"Азнакай" радиосы Л.В.Бадертдинова

 аудиороликны тыңларга>>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International