Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә

климат метеорология күренеше турында шторм кисәтүе

2025 елның 27 августында көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы мөмкин, көчле җил 15-20 м/с ка кадәр көтелә.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Град булганда:

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бинада булганда мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларын  кулланмагыз;

 - урамда булганда,  ышык урын сайларга тырышыгыз,  башны боз сугудан саклагыз (кулларыгыз белән, сумкагыз, кием-салым белән каплагыз);

- Агачлар ышыгын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, эре боз кисәкләре һәм көчле җилләр агач ботакларын сындыра ала, бу сезгә өстәмә зыян  китерергә мөмкин.

Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:

Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

Яңгыр астында калсагыз:

Җир асты юлларына һәм башка затлы биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак булган биналарда яшеренергә тырышыгыз.

Әгәр дә яңгыр сезне бинада очратса

Әгәр дә сез урнашкан бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

Әгәр дә яңгыр сезне транспортта очратса

Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырыйдагы уң рәткә (юл читенә) акрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормоз кулланмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз Су бик тиз килеп чыкса, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.

Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International