Ришвәтчелекне ничек аңлыйсыз?

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Дөньялыкта акча бар­лыкка килгәч үк яралды­мы икән бу ришвәтчелек дигәнең, әллә соңракмы – билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы бер­кем өчен дә сер түгел. Бүген ришвәтчелеккә каршы ча­ралар күрәләр, төрлечә көрәшәләр, аның беренче нәтиҗәләре дә күз алдын­да. Әле тегендә, әле монда “кул кулны юган” очраклар ачыкланып, гаеплеләргә ти­ешле җәзасын биреп тора­лар. Шулай да уңай якка ки­скен үзгәрешләр күзәтелми. Газета укучыларыбыз бу хакта нинди фикердә икән: ришвәтчелекне җиңәргә мөмкинме? Аның белән оч­рашканнары бармы?
    Алсу ХӘЙБРАХМАНОВА, хисапчы:
– Мин – югары белемле хезмәткәр, бүгенге көндә исә Казандагы уку йортларының берсендә читтән торып бе­лемемне арттырам. Әлегәчә ришвәт бирергә туры килгәне юк, килмәс дип тә ышанам.
Бу хакта күп сөйлиләр, ләкин аның белән көрәш бик озак еллар барачак, минемчә. Бирүчесе булганда, алучысы да табыла бит аның.
    Зөфәр МИНГӘРӘЕВ, пенсионер:
– Замана үзгәрү белән ришвәтчелекнең эчтәлеге дә үзгәрәдер ул. Акчаны меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән таләп итә башладылар. Телевизор каналының кайсын гына ачсаң да, ришвәтчелек хакында лаф оралар. Мил­лионлаган сумнар урлаган яки кемнән дә булса зур сум­малар таләп иткән вазифаи затларны күрсәтәләр, чәчләр үрә торырлык. Законнар бик кырысланса да, курыкмый­лар. Ә аларның беленми ка­лынганнары күпме?! Кайчакта миңа да шул хәтле акчалар бирсеннәр иде дип, кызыгып утырасың...
    Лидия ӘЮПОВА, пешекче:
– Минем өчен ришвәтчелек бөтенләй үк ят күренеш түгел. Шушы көннәрдә генә респу­блика сырхауханәләренең берсендә дәваланып кай­ттым. Күчтәнәч бирү, “акча төртү” анда гадәти күренешкә әйләнгән икән, ләбаса. Хәтта анализларны тизләтү юллары да шул акчага бәйле.Безнең илдә ришвәтчелек беркайчан да бетмәячәк дигән фикердә мин, ул һәрвакыт булачак.
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International