Азнакайда рәссамнар күргәзмәсе ачылды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
    Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортының икенче катындагы фойеда Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышлап, республикабызның көньяк-көнчыгышы рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Җәлил, Әлмәт, Лениногорскида яшәп иҗат итүчеләр үз әсәрләрен тәкъдим итте.
   Күргәзмәне ачу танта­насында район башкар­ма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кат­нашты һәм рәссамнарга район башлыгының Рәхмәт хатларын тап­шырды, иҗат уңышлары теләде.
   Картиналарда – ту­ган ягыбызның гүзәл табигате, фида­карь кешеләре, зур төзелеш күренешләре. Татарстанның халык рәссамы, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Куль­пин күргәзмәгә югары дәрәҗәдәге эшләр куе­луын билгеләп үтте.
– Мондый мәдәни ми­расны киләчәк буынга тапшыру өчен кечкенә шәһәрләрдә дә картина­лар галереясы булдыру кирәк, – диде ул. Күргәзмә кураторларының бер­се – Татарстанның ха­лык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев Азнакай муниципаль районы җитәкчелегенә шундый мөмкинлек тудырган өчен барлык рәссамнар исеменнән рәхмәтен җиткерде.
– Шәһәребездә мондый күргәзмә ачылуына шат­быз, – ди сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Ханна­нова – Бирегә үзебезнең укучыларыбызны да алып киләчәкбез, алар­га књренекле рәссамнар эше белән якыннан таны­шу яхшы дәрес булачак. Балаларның эшләреннән дә күргәзмәләр оеш­тырылсын иде. Элек «Мизгел»дә рәссамнарга халыкка чыгу мөмкинлеге бар иде, районыбызда шундыйрак күргәзмә за­лын күрәсе килә.
   Нефть төбәге кара алтынга гына түгел, ә алтын куллы осталар­га да бай як. Якташ рәссамнарыбыз Алек­сандр Черный, Мөнирә Ильясова, Фәрит Гали­ев, Эльдар Кожемякин, Дамир Хафизов, Ләйсән Глазунова картиналарын райондашлар аеруча бер горурлык белән тамаша кылырлар дип ышанабыз.
 
Резеда Шәрипова
  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International