Һәратналык киңәшмәдә күтәрелгән актуаль сораулар

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
    Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
    РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Ил­дар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә 155 хәбәр алынган, район буенча алты җинаять кылын­ган, аларның 4е “кайнар эз”дән ачылган.
   Азнакай муниципаль районы буенча ФСБ бүлеге җитәкчесе Илгиз Хәкимов республикада соңгы көннәрдә булган гадәттән тыш хәлләрне анализлап, һәркемне уяу булырга чакырды.
 – Төрле социаль челтәрләр аша фетнә тудыручы­лар да закон каршында җавап бирергә тиеш, – диде Марсель Шәйдуллин.
    Муниципаль районның юл хәрәкәте куркынычсыз­лыгы буенча комиссия рәисе Расих Шәкүров комис­сия эшчәнлеге белән таныштырды. Быел республика күләмендә 3500 авария теркәлгән, аларда 510 кеше вафат булган. Бу бер олы авыл дигән сүз. Азнакай юлларында 43 юл-транспорт вакыйгасы ун кешенең үлеменә китергән. Комиссия алдына юл хәрәкәте кур­кынычсызлыгын арттыру бурычы куелды. Шәһәр баш­карма комитеты җитәкчесе Яңа елга әзерлек белән дә таныштырып үтте.
   Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Газинур Газизов инвалидлар декадасында инвалид­ларны яклау буенча күреләчәк чаралар планы белән таныштырды. Бүген физик мөмкинлекләре чикләнгән 4180 кеше яши. Район башлыгы аларның берсе дә ярдәм, игътибардан читтә калмаска тиеш дип ассызыклады һәм һәркемне хәйриячелек белән шөгыльләнергә чакырды.
   Киңәшмә барышында шулай ук район башкарма ко­митеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комис­сариат җитәкчесе Рәдиф Камалеев алып барылган агымдагы эшләр турында сөйләде, башкарыласы ча­ралар планын билгеләде.
  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International