Булачак мәктәп белән танышу

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбе булачак беренчеләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрде.
    Мәктәп безне ачык каршылады. 4 нче сыйныф укучыларының да, парта арты­на 2 ай элек кенә утырган 1 нче сыйныф укучыларының да күрсәтерлек һөнәрләре җитәрлек иде. Алар биеделәр, җырлап та күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, төрле уен-бәйгеләрдә көч сынаштылар.
    Мәктәп директоры А.Шәкурова килгән куна­кларны белем учагының тарихы, уңышлары һәм традицияләре белән таныштырды, экскурсия оеш­тырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Низамова башлангыч сыйныфларда белем бирү программалары хакында сөйләде.
   –Бездә укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” һәм “Россия мәктәбе” программалары нигезендә алып барыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, һәр икесе дә балалар өчен уңай санала, – диде ул.
 
В. Газыева
  
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International