“Без – сәламәт тормыш яклы!”

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
      Актүбәнең “Барс” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында бистә яшьләре лидеры Руслан Галеев оештырган “Без – сәламәт тормыш яклы!” исемле спорт-уен чарасы узды. Анда бистәнең егермедән артык оешма һәм учреждениесендә эшләүче яшьләр лидерлары катнашты.
      Агымдагы елга билгеләнгән ча­ралар үтәлеше белән очрашуда кат­нашучыларны Руслан Галеев таныштырды һәм “Күңелле стартлар” эстафетасын башлап җибәрде.
    Очрашуның спорт өлешеннән соң, уен­нарга нәтиҗә ясалды, Актүбә бистәсе яшьләр комитетының алдагы елга эш планы тикшерел­де. Әлеге чара күңелле, дусларча, үзара аңлашу шартларында узды.
    Бу урында яшьләрнең кичәне әзерләшүдә, “Күңелле стартлар” эста­фетасын уздыруда, аның музыкаль эшләнешен тәэмин итүдә катнашкан һәм ярдәм иткән “Раз­витие” балалар иҗаты үзәге, “Барс” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәтле булуларын искәртеп үтми мөмкин түгел.
 
Наталья Гришина, матбугат үзәге җитәкчесе  
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International