Азнакай районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр ителгәнчә

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Азнакай районы эчке эшләр бүлегеннәнхәбәрителгәнчә, 25 ноябрьдәдежурблекк Гагарин урамындагы 5 нче йорт подъезды ишегенд ясалма шартлаткыч җиһазга охшаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр килә. Урынга чыккан оператив тикшерү төркеме әлеге мәгълүматны раслаганнан соң, күпфатирлы йортта яшәүчеләр эвакуацияләнђ, Казаннан шартлаткычны зарарсызландыру бри­гадасы чакырыла. Табылган җиһаз мах­сус техник чаралар ярдәмендә ишектән алына, соңыннан ачыкланганча, ул шартлаткыч булып чыкмый. Оператив-тикшерү чаралары барышында өч ир-ат тоткарлана, алар җинаять кылган вакытта айнык булмаганнар. Тулырак мәгълүматны газетабызның киләсе са­нында укый аласыз.
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International