“Тыл батырлары” китабы төзелә

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинетының Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Республика хезмәтчәннәре куйган фидакарь хезмәтне мәңгеләштерү турындагы күрсәтмәсе нигезендә “Татарстан Республикасының тыл батырлары” дип исемләнгән хәтер китабы төзелә.
    Китапка тәкъдим ителүчеләр исемлегенә 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр, 6 айдан күбрәк эшләгән, шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы елларында куйган фидакарь хезмәтләре өчен “Социали­стик Хезмәт Герое” исеменә лаек булучылар, СССРның Ленин, Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Аеруча хезмђт књрсђткђн өчен” (“За трудовое отличие”), “Хезмәттәге батырлык өчен” (“За трудовую доблесть”), “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнүчеләр кертелә.
   Сугыштан соңгы ел­ларда Җиңү өчен тыл­да хезмәт куйган барлык кешегә дә әлеге бүләкләр бирелмәде. Бу мәсьәлә буен­ча халыктан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрне искә алып, 1980-1990 елларда СССР Вер­ховный Советының Дәүләт бүләкләре буенча комисси­ясе әлеге медальләргә лаек булган тыл хезмәтчәннәренә, медальдән башка гына, аның таныклыгын тапшырды.
    Китапка исемнәре кертелүчеләр арасында СССР, РСФСР, башка со­юздаш республикалар тара­фыннан сугыш елларында тылдагы хезмәт батырлыкла­ры өчен бирелгән мактаулы исемнәргә, Мактау грамота­лары, дипломнар, күкрәк һәм мактау билгеләренә лаек булучылар һәм бүләкләрне СССРның башка республика­ларында, өлкәләрендә тор­ганда алган һәм бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләр дә бар.
                                               Хөрмәтле райондашлар!
     Үзегезнең исемне хәтер китабына кертү өчен сездән 2013 елның 15 декабренә кадәр бүләкләнү турындагы документларның күчермәсен, үзегез турындагы тулы мәгълүматны Азнакай му­ниципаль район башкарма комитетының архив бүлегенә китерүегез сорала.
    
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International