“Беренче яңалыкны “Маяк”тан укып беләм”

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Азнакай почтамты “Маяк” газетасы белән берлектә “Әбүнәче көне” уздырды. Иртәдән үк газе­та-журналлар­га язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк, халкыбыз газета укыр­га ярата. Бүгенгесе та­гын да күңеллерәк үтте, чөнки әбүнәчеләребез өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Шунда ук үзара сөйләшү дә бу­лып алды:
    – Нәкъ менә әбүнәче көнендә язылам. Ул көнне зур бәйрәм кебек көтеп алам. “Маяк”ны белә-белгәннән бир­ле укыйм. Ул елдан-ел байый, эчтәлеклерәк чыга. Җомга көнне төсле, калын кушымта белән килә торганын аеруча яратам. Анысында бөтен ил вакыйгалары белән дә танышырга мөмкин. Үз йортымдагы почтадан газеталарны урлыйлар. Әмма иренмим – почта бүлекчәсеннән үк килеп алам, – ди Риф Сафин.
   – Район газетасын бе­ренче сыйныфка укырга кергәнче үк әтиемнән укыта идем, – дип сүзгә кушыла Флера Шәмсетдинова. – Шун­нан бирле аерылган юк. Эчтәлеге бик әйбәт. Әмма төрле рәсми доку­ментлар карарларның бик вак шрифтлар белән язылуын бер дә яратмыйм. Укып булмый аларны.
   – Күзләрем бик на­чар күрә башлагач, күп кенә газета-журналлар­га язылмый башладым. Әмма “Маяк”тан аеры­лып булмый. Төннәремне йокламыйча бышыннан азагына кадәр укып чы­гам, – дип үз фикерен җиткерергә ашыкты Рәзинә Гәрәйшина.
   – Район турындагы беренче яңалыкларны “Маяк”тан укып беләм. Бөтен утырышлар, алар­да каралган мәсьәләләр, рәсми документлар, белдерүләрме... Кыска­сы, һәммәсен җентекләпукып чыгам. Бу мәгълүматларны баш­ка беркайдан да таба алмыйсың. Аларның һәммәсе эш кешесе өчен зур әһәмияткә ия бит, – ди яшь газета укучыларыбызның берсе Ринат Бәдретдинов.
    Почта хезмәткәре Әлфия Галиева да үзенең һәм әбүнәчеләрнең фи­керен җиткерергә ашык­ты:
   – “Маяк”ны бик яратып укыйлар. Аның килгәнен көтеп торалар. Әмма әби-бабайлар кайбер материалларның вак хәрефләр белән язы­луыннан зарланалар, укып булмый, диләр.
   ... Әбүнәче көне әнә шулай үзара фикер алы­шу урынына әйләнде. Ә безне – маякчылар­ны, иң сөендергәне: укучыларның ихлас рәхмәте. Аларның киңәш-тәкъдимнәре дә кадерле.
     Редакциядән: бердәнбер район га­зетасында мәҗбүри бастырылырга ти­ешле төрле карарлар, белдерү һәм башка рәсми документларны чыннан да вак шриф­тлар белән бирергә мәҗбүр булабыз. Бу газета укучыларыбыз укырдай кызыклы ма­териалларга күбрәк урын калсын өчен эшләнә.
 
Нәсимә Фазлыева  
     
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International