Игелек һәм хөрмәт бүләк итик!

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп макса­ты – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең про­блемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге да­таны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчы­ган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә.
   - Ункөнлек кыса­ларында район һәм шәһәрдә бик күп чара­лар үткәрү күздә тотыла.  Бүгенге көндә районы­бызда 4180 инвалид яши, шул исәптән 290 инва­лид бала. Безнең бурыч – авыр тормыш сынавына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү, аларга тигез хо­куклар һәм мөмкинлекләр тудыру, – ди район Сове­ты аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. – Рай­онда бюджет өлкәсендә эшләгән, предприятиеләре ликвидацияләнгән, башка төбәкләрдән күчеп килгән 1370 инвалид бар. Җирле бюджеттан аларга матди ярдәм күрсәтү планлаш­тырыла. Һәркемне мохтаҗ инвалидларга средстволар җыю акциясенә кушылыр­га, хезмәт коллективла­рында аларга чәй табын­нары, матбугатка язылу оештырырга, өйләренә барып, көндәлек борчы­ган мәсьәләләре белән кызыксынырга чакырабыз.
    2 декабрь көнне район һәм шәһәр Мәдәният йортында Казан эстрада артистлары тарафыннан “Йөрәктән-йөрәккә...” концерты оеш­тырыла. Аннан кергән акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яклауга китәчәк.
   3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен (7-16 яшьлекләр) “Ак­чарлак” ресторанында “Күңелле калейдоскоп” исе­ме астында чара булачак.
   6 декабрьдә, 19.00 сәгатьтә Азнакай халык театры район-шәһәр Мәдәният йор­тында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спек­таклен күрсәтә. Билетлар сатудан җыелган акча­га физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен матбу­гат чараларына язылу оеш­тырылачак.
 10 декабрьдәрайон үзәк китапханәсендә сукырлар өчен автоматлаштыры­лган эш урыннары тәкъдир ителә.
 12 декабрьдә азнакай­лылар хәйрия марафо­нында актив катнашыр­лар дип көтеп калабыз. Бары уртак көч белән генә һәркемнең йөрәгенә барып җитә алачакбыз. Хөрмәтле райондашлар, без ярдәмгә, игътибарга мохтаҗлар ту­рында беркайчан да оны­тырга тиеш түгел, кеше кайгысын үз йөрәгебез аша үткәреп, ярдәм кулы сузсак иде.
      
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International