Ул тормышны ярата

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Фәнис Галиев белән быел җәй физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ое­штырылган Сабантуйда оч­рашкан идек. Үзенең түгәрәк көләч йөзе, тормышка якты карашы белән сокландырды ул. Инвалид коляскасында килеш спорт ярышларында актив катнашуына да шакка­тып карап тордым.
     Фәнис Балтач авылында туып үскән. Юл фаҗигасенә юлыкканчы, нефть тарма­гында шофер булып эшләгән. 1997 елдан бирле аның ая­клары йөрми. Күпме опера­ция, йокысыз төннәр, борчу­лы көннәр...
    Әмма ул төшенкелеккә би­релми, йөреп китү теләге һәм өмете белән янып яши. Күнегүләр ясап, мускулларын ныгыта. Мәскәүгә Валентин Дикуль янына барып, аннан киңәшләр һәм тимер аяк киемнәре алып кайта.
   – Сәламәтләнү өчен зур их­тыяр көче кирәк, – ди Фәнис. – Арбага утырганчы күнегүләр ген ясый идем, хәзер күбрәк хәрәкәтләнергә тырышам.
Алар тормыш иптәше Резидә белән Яңа Юл бистәсендә йорт салып кергәннәр. Йортын ул үзенә яраштырып, уңайлы итеп төзеткән.
– Шәһәр фатирына караган­да, биредә яшәү жайлырак. Рәхәтләнеп кош-корт асрый­быз, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, – ди Фәнис.
   Резидәсен дә һәрчак ма­шина белән эшенә илтеп куя, барып ала икән. Һәлакәткә очрагач, хатыны эшен таш­лап, 4 ел карый аны. Хәзер инде тормышлары бер көйгә җайланган, бер агымга са­лынган.
  Бәхетсезлеккә тарыса, кемдер башын хәмергә сала, төшенкелеккә бирелә. Фәнис Галиев исә ихтыяр көчен ту­плап, алга карап яши. Ул ко­ляска белән чабу, ядрә ыр­гыту, штанга күтәрү буенча ярышларда катнашып, рай­он, республика күләмендә призлы урыннар яулый. Шәһәребездән узган Уни­версиада уты эстафетасын тапшыручылар сафында да күрдек аны.
   Әнә шундый көчле рухлы кешеләр янында үзеңнең тормыш проблемалары чүп кенә булып тоела башлый. Бу дөньяда иң мөһиме – Хо­дайдан бүләк ителгән гомер, якыннарының җан җылысы, игътибары һәм күңел тыныч­лыгы икәненә инанасың.
 
Резеда Шәрипова
      
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International