Игелек дөньяны коткара

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Актүбә эшчеләр бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында үткән атна ахырында Халыкара инвалидлар көненә багышлап “Изге гамәл” дип исемләнгән игелек марафоны узды.
    Мондый акцияләрне оештыру теләге бул­ган һәр кешегә физик яктан авыру булганнар­га карата игелек кылу, аларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шуңа да ин­валидлар фондына акча җыю марафонында актүбәлеләрнең яше дә, өлкәне дә актив катна­шты.
    Чара башланыр алдыннан фондка теләктәшлек йөзеннән “Развитие” балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр яса­ган төрледән-төрле, зәвыклы һәм кызыклы кул эшләрен сату ярминкәсе үткәрелде.
    Марафонда катнашкан Азна­кай муниципаль район баш­лыгы Марсель Шәйдуллин, Актүбә вәкаләтле органы баш­лыгы Роза Галеева, Актүбә муниципаль берәмлеге Со­веты депутатлары, бистә биләмәсендә эшчәнлек итүче предприятие, учреждение, оеш­ма җитәкчеләре яки аларның вәкилләре, биредә яшәүче, ин­валидлар хаҗәтенә битараф  булмаган һәркем фонд хисабы­на матди һәм адреслы ярдәмен кертте.
    Кыскасы, ул көнне марафонга килгән һәр кеше үзенең назын, күңел җылысын аңа мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бүләк итте...
 
Наталья ГРИШИНА, матбугат үзәге җитәкчесе
    
      
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International