Ярдәм программалары гамәлдә

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы? Гомумән, бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән без район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.
     Агымдагы елда Азнакай муни­ципаль райо­ны эшмәкәрләре, кре­стьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар РФ һәм ТР­ның кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программаларының 7 төрендә катнашып, 43 млн 59 мең сумга якын акча җәлеп иттеләр. Игътибар итегез: узган елда бу күрсәткеч 24 млн гына иде. Бу, әлбәттә, эшмәкәрләребезнең ты­рышлыгы, активлыгы һәм шул ук вакытта рай­оныбыз җитәкчеләренең әлеге тармакка ныклы ярдәме нәтиҗәсе дә.
    Мәсәлән, “Гаилә фер­масы” программасы буен­ча 5 фермер РФ һәм ТР бюджетыннан 8 млн 800 мең сум финанс ярдәме алды. Шулай ук “Эшен яңа башлаучы фермер” номинациясендә дә өч фермерыбыз 3 млн 900 мең сум күләмендә ярдәмгә ия булды. Төрле юнәлешләрдә эшләүче 9 эшмәкәребез кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү макса­тыннан оештырылган “Ли­зинг-Грант” бәйгесендә катнашып, 7 млн 819 мең сумга төрле җиһазлар алды.
    Газ-мотор техникасы сатып алучылар өчен  “90х10” программасы эшләп килә. Бик отышлы программа. Мәсәлән, бер оешма 1млн 800 мең су­мын үзе түләде, ә 16 млн 200 мең сумы аңа субси­дия рәвешендә керәчәк.
   – Декабрь ае башы ин­валидлар ункөнлеге бу­ларак игълан ителде. Бу чорда тирә-юнебездәге физик кимчелекле ке­шелђргђ игътибар арта, төрле ярдәм чарала­ры оештырыла. Сез теләге булган инвалид­ларны эшкә урнашты­ру юнәлешендә дә изге гамәлләр кыласыз, дип беләм.
 – Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән тыгыз бәйләнештә эш­либез. Әлеге програм­ма: үз эшләрен ачып җибәрүчеләргә; инвалид­ларга эш урыннары бул­дыручыларга һәм күп ба­лалы гаиләләргә ярдәм итү юнәлешендә эшли. Әлбәттә, мөмкинлеге һәм теләге булган инвалидларның эшләвен хупларга кирәк. Бу бит әле аларның үз-үзләренә генә бикләнеп ятмыйча, кешеләр белән арала­шып тулы канлы тормыш белән яшәве, гаилә ке­ремен тулыландыруы да дигән сүз. Инвалид­ларга эш урыны ачучы эшмәкәрләргә 66 мең 200 әр сум күләмендә субси­дия бирелә. Ул бәлки бу акчага инвалидлар эшләр өчен компьютер яки баш­ка җиһазлар аладыр, анысы алар ихтыярында. Быел 14 кеше әнә шулай үз эшен тапты.
   Үз эшен яңа баш­лап җибәрүче 15 эшмәкәребез 117 мең 600 әр сумлык (элек 58 мең 500 сум иде) дәүләт ярдәменә ия булды. Яңа эш урыннары булдыру өлкәсендә алга таба да ныклы эш алып барыла.
 – “Азнакай уенчыгы” һәм “Актүбә уенчыгы” халык кәсебе йортла­рында да күпчелек ин­валидлар эшли бит.
 – Әйе, ТР Мәдәният министрлыгы линия­се буенча халык иҗаты кәсебе өчен билгеләнгән 10 грантның икесен азна­кайлылар алуы безнең өчен зур куаныч һәм җиңү ул. Аның берсе – “Актүбә уенчыгы”, икенчесе – “Азнакай уенчыгы” халык кәсебе остаханәләре. Бу шушы шәхси оешма­ларда эшләүче физик мљмкинлекләре чикле булганнарның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
     Моннан кала безнең үз җирлегебездә эшләп килүче, депутатлары­быз тарафыннан кабул ителгән программалар бар.
 – Киләчәккә дә бераз күз салыйк әле. – Бизнес, эшмәкәрлек, фермерлык хәрәкәте зур тизлек белән алга бара. Агымдагы елның 1 ноябрендә, уңыш бәйрәмендә “Гаилә фер­малары” программасын тәкъдир иттек. Тымытык белән Урсай авылла­ры арасында 46 гектар җирдә 23 ферма, эшкәртү сәнәгате объектла­ры төзелеп килә. Моны “Гаилә фермалары авы­лы” дип атарга мөмкин булыр иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бу идеяне хуплап ка­бул итте, фермаларга юл сузу, электр энерги­ясен уздыруда ярдәм күрсәтергә ышандырды. Республика күләмендә беренче адым буларак, аның проектын да бушка төзеп бирәчәкләр. Бу шу­лай ук экологик, икътиса­ди проблемаларны уңай хәл итәргә мөмкинлек тудырачак. Ә иң мөһиме авыл халкы эшле була­чак, авыллар саклана­чак дигән сүз. Республи­ка, район җитәкчелеге ярдәме белән алга таба да шул ук юнәлештә эшләрбез дигән өметтә калам.
   – Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хыялларыгыз тормышка ашсын!
 
Әңгәмәдәш: Нәсимә Фазлыева      
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International