Азнакай халкы өчен бик тә сөенечле хәбәр!

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Якташыбыз Миннегалиев Ильфат “Татар көрәшчеләре” номинациясендә “Ел спортчысы” дигән мәртәбәле исемгә лаек булды! 🔥
Азнакай халкы өчен бик тә сөенечле хәбәр!
Илназ Рамазанов — билбаулы көрәш буенча, Ильфат Миннегалиев — көрәш буенча танылды.

Тагын бер шатлыклы хәбәр: Билбаулы көрәш федерациясе Олимпия программасына кермәгән спорт төрләре арасында “Иң яхшы федерация” исеменә лаек булды. 

Котлыйбыз! Алга таба да Ильфатка зур уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телибез!Миннегалиев Ильфат-Азнакай районының горурлыгы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International