Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Кыш килде: юллар ни хәлдә?
2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Кыш көттереп булса да килде. Әмма юлларны чистарту тиешенчә башкарыла дип әйтеп булмый. Җитәкчеләр катнашындагы чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юлларның торышы һәм куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче “Татнефтедор” ҖЧҖнең автомобиль юллары идарәсен (җитәкчесе Мират Хаҗипов) кискен т
ә
нкыйтьл
ә
де. Инде болай да кыш соңга калып килде, юлчыларга ныклап әзерләнергә вакыт җитәрлек булды. Туктаусыз кар явып торган көннәрдә, бөтен резервларны файдаланып, тәүлек дәвамында эшләүне оештырырга кирәклеген, иртәнге сәгатьләргә инде юлларның ачылган булырга тиешлеген ассызыклады район башлыгы. Чөнки биредә куркынычсызлык һәм иминлек турында сүз бара. Муниципаль район башлыгы “МППБиО” ААҖ (җитәкчесе Валерий Тимиряев) коллективын оешканрак төстә эшләргә, бер генә участокны да игътибар үзәгеннән калдырмыйча чистартырга чакырды.
– Иртәнге дүрттән КамАЗлар махсус эттергечләр белән юлларны чистаралар. 2 декабрьд
ә
н автогрейдерларны чыгардык. Форсаттан файдаланып шунысын да әйтеп үтәсем килә: машина йөртүчеләр машиналарын юл читенә куймасыннар иде, чөнки бу юл чистартучыларга зур авырлыклар тудыра, – диде безнең сорауга җавап рәвешендә «МППБиО» ААҖ баш инженеры Рәшит Харрасов.
– Кинәт кенә яуган кар шоферларга авырлык тудырды. Әлегәчә чиста юлдан йөргән машина йөртүчегә кышкы юлга күнегергә дә кирәк бит әле. Шуңа да аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк! – ди шофер булып эшләүче Марат.
– Юл кырлары да тиешенчә чистартылсын иде. Якшәмбе көнне Актүбәдән кайтканда кайбер урыннарда каршы яктан килүче машиналарга терәлеп диярлек хәрәкәт итәргә туры килде, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Камилә Вәлиева.
– Бу чорны машина йөртүчеләр өчен имтихан чоры дип атар идем, – дип билгеләп үтте «БДД программаларын финанслау буенча дирекция» филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина. –
Ә
ти-әниләрнең дә балаларына игътибарын арттыруларын сорар идем. Бер көнне юлны аркылы чыгып барганда шугычка (салазка) утырткан бала юлда төшеп калды. Кар явып торган караңгы көндә машина йөртүче күрми дә калырга мөмкин бит. Бала коляскасы белән юлны аркылы чыгучыларга да колясканы арттан этәргә киңәш итмәс идем. Үзеңә алдан тартырга кирәк. Беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтарткыч беләзекләр тараттык. Әти-әниләр игътибарлап шул беләзекләрне балаларына тагып чыгарып җибәрсеннәр иде.
Бу көннәрдә халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәләрдә дә юлларны чистарту, иминлек чаралары, кимчелекләрне бетерү хакында җитди сөйләшүләр бара, төрле чаралар күрелә. Дүшәмбе һәм сишәмбедә район башлыгы катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышлары узды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: кискен сөйләшүләрдән соң юлларда яхшы якка үзгәрешләр күренә башлады.
... Кыш чынлап килде. Кар да һич туктамый ява. Сәгатьләр узуга, чистартылган урыннарга җепшек кар кабат ята. Сак һәм игътибарлы булыйк! Үз иминлегебез күп очракта үзебезгә дә бәйле безнең.
Нәсимә Фазлыева
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз