Киңәшмәдә узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан башланды.

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлау­дан, тәбрикләүдән башлады.
    3 декабрьдә Азнакайда ин­валидлар декадасы башлан­ды. Район башлыгы һәркемне мөмкинлекләре чикләнгәннәргә битараф калмыйча, ярдәм ку­лын сузарга чакырды. 12 декабрь көнне шәһәрдә хәйрия марафоны үтә. Чара барышында җыелган акчалар тулысынча инвалидролик­ларга ярдәмгә китәчәк. Марсель Шәйдуллин мондый хәйрия акцияләре 10 декабрьгә кадәр һәр авыл җирлегендә уздырылырга тиеш дип билгеләде.
    РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган айда җирлегебездә 36 җинаять кылынган, аларның 23е ачылган. Урлашулар саны арту сәбәпле, полиция начальнигы һәркемне уяу булырга чакырды. Үз чыгышын­да ул шулай ук юллар чистарту, терлекләрне караклардан саклау мәсьәләсенә дә басым ясады.
    Киңәшмәдә Марсель Шәйдуллин юллар, кеше саулыгы, җылылык мәсьәләсен кабыргасы белән куеп:
 – Һәр җирдә, һәр тармакта тәртип булырга, җитәкче кеше үз вазифасын тиешле дәрәҗәдә баш­карырга тиеш. Халыктан аңа кара­та бер генә дәгъва да кермәслек булсын. Эшенә җаваплы кара­маган кеше җитәкче була алмый. Халык мәнфәгатьләре беренче чи­ратта икәнлеген истән чыгармыйк, – диде.
      Киңәшмә барышында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, ФСБ бүлеге җитәкчесе Илгиз Хәкимов алып ба­рылган агымдагы эшләр турында сөйләделђр, башкарыласы чара­лар планын билгеләделәр.
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Аудиоролик тыңларга>>>
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International