Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул – Әниләр көне. Бу фани дөньяда ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен.
Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган бу бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быел да район һәм шәһәр Мәдәният йортында үткән тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәм чарасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин залда утыручы барлык аналарга да изге теләкләрен җиткерде, шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне тантанага аның әнисе Сәвия Габдрахман кызы да чакырулы иде. Сәвия апа биш балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына аяк бастырган. Ул гомеренең өч дистә елдан артык вакытын балалар тәрбияләүгә багышлаган кече күңелле, сабыйлар йөрәген аңлый белгән мөгаллимә.
Тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр... Әни булу бер дә җиңел түгел. Ә инде күп балалы әниләрнең кыюлыгына, түземлегенә, мәрхәмәтлелегенә сокланырга гына була. Чара барышында Балтач авылында яшәүче шундый олы йөрәкле, изге күңелле Татьяна Хәбибуллинага да “Ана даны” медале тапшырылды. Татьяна һәм Рәфис Хәбибуллиннар гаиләсендә биш бала үсә. Бүгенге көндә алар туганнарының ятим калган малаен да тәрбияли.
– Кыенлыклар, мәшәкать-ләр күп, әлбәттә. Әмма шул ук вакытта күп балалы әни булу бик күңелле дә. Фани дөньяга биш бала бүләк итеп, аларга үрнәк тәрбия бирә алуыбызга шатланып туя алмыйбыз. Балалар – безнең киләчәгебез, – ди Татьяна Хәбибуллина.