Киләсе елга районның үсеш юллары билгеләнде

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Өч югарылыктагы – РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, җирле депутатларның район акти­вы һәм җәмәгатьчелек кат­нашында узган җыелышта 2014 елга районның үсеш перспективалары һәм стратегияләре билгеләнде.

     Район башкарма коми­теты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, киләсе елда да авыл хуҗалыгы секторы төп игътибар үзәгендә булачак. Планда – “Гаилә фермала­ры авылы” проектын гамәлгә ашыру. Аның нигезендә Тымытык авыл җирлеге территориясендә 20-23 гаилә фермасы, азык-төлекне эшкәртү предприятиеләре һәм фермерларга торак йор­тлар төзү күздә тотыла. Айдар Хәләфетдин улы фикеренчә, бу яшьләргә авылда төпләнергә һәм эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук Актүбәдә 3800 баш савым сыерга исәпләнгән мега-фер­ма төзелүе хакында җиткерде.

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе социаль сәясәт өлкәсенә тукталып, табиблар­га кытлык мәсьәләсен чишү юлларын да күтәрде. Бил­геле булганча, авыл җиренә эшкә кайткан яшь табиблар­га дәүләттән 1 миллион сум субсидия бирелә. Айдар Шәмсетдинов РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан Актүбә кебек шәһәр тибындагы бистәләрне һәм Азнакай кебек халкы 50 меңнән артмаган кече шәһәрләрне дә әлеге програм­мага кертүләрен сорады.

   Район икътисадының иң зур тоткасы – нефть тармагы. Социаль өлкәдә дә һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яшибез. Гомумән, кара алтын – ул матди һәм рухи хәзинәбез, меңләгән эш урыннары. Шуңа күрә “Азна­кайнефть” идарәсенең баш ин­женеры Расих Фәйзуллинның чыгышын тыңлаганда колак күбрәк уңай үзгәрешләрне эләктереп калырга тырышты. Нефтьчеләрнең соңгы еллар­да җир маеның сулылыгын тотрыкландыруга ирешүләре, ятмаларның яңа мәйданнарын эзләү буенча эш алып барылуы турында әйтүе киләчәгебезгә ышаныч уятты.

    Әлбәттә, шушы кадәр ха­лык җыелган җирдә авыл җирлекләренең проблемала­рын күтәрми калу дөрес бул­мас иде. Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова ха­клы: барыбызның да тамырла­ры авылга тоташа.

   – Авыл Советлары­на депутат итеп сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре сайлансын иде, чөнки алар ярдәменнән баш­ка авылны күтәреп булмый, – диде ул.

     РФ Дәүләт Думасы депута­ты Марсель Галимәрданов, ТР Советы депутаты Васи­лий Логинов җирле депутат­лар күтәргән мәсьәләләрне теркәп бардылар. Алар, авырлыкларга карамастан, районда терлекләрнең баш санын саклауга, сөт савуны арттыруга ирешүебезгә уңай бәя бирделәр, Азнакайның мөмкинлекләре зур булуын әйттеләр.

    Фикер алышулардан соң де­путатлар җитештерү күләмен арттыруга, яңа инноваци­он технологияләр кертүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә, эшмәкәрлеккә уңай шартлар тудыруга, кадрлар дефицитын хәл итүгә юнәлдерелгән карар кабул иттеләр. “Бердәм Рос­сия” партиясе фракциясендә өч югарылыктагы депутатлар арасында социаль-икътисади һәм мәдәни мәсьәләләр буен­ча үзара ярдәмләшү турында килешүгә кул куелды.

   Җыелышта “Маяк” газе­тасы хезмәткәрләре Лиза Нурлыевага “ТРның ат­казанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән исем таны­клыгы, Резеда Шәриповага ТР Президентының Рәхмәт хаты, Резеда Солтангирова һәм Нәсимә Хөснетдиновага Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International