Йөрәктән йөрәккә...

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 декабрьдә мәдәният йортында эстрада йолдызлары Шәфәгать Са­лихов, Гүзәл һәм Салават Миннехановлар, Булат Җиһаншин, Илнур Баязитов, Язгөл, “Квартет” төркеме, Алмаз Закиров, Руслан Кираметдинов катнашында “Йөрәктән-йөрәккә” исемле хәйрия концерты бул­ды. Әлеге чарадан кергән акчаның бер өлеше инде ияләренә барып ирешкән. Казанда онкология үзәгендә дәваланучы Миләүшәнең әнисе ярдәмне елый-елый рәхмәтләр укып кабул иткән. 4 яшьлек Ильяс та “ходуля”лы булгач, йөреп китәр дип өметләнәбез. Данис Хәйруллинның хыялы исә сәхнәдә үк тормышка ашты – ул Булат Җиһаншин һәм Илнур Баязитов белән бергә җырлады. 7 декабрьдә инва­лид балаларны Яшьләр үзәгендә плане­тарийга сәяхәт көтә. Калган акча “Азна­кай” фондына тапшырылган. Ул да физик мөмкинлекләре чикле балаларны яклауга китәчәк.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай районында инвалидлар ункөнлеге дәвам итә тыңларга>>>
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International