Кышкы юллар торышы

2013 елның 6 декабре, җомга
Быел кышның беренче көннәре җәяүле буран һәм туктаусыз җепшек кар явып тору сәбәпле, юлда йөрүчеләргә һәм шулай ук юл чистартучыларга авырлыклар тудыруы, юл службаларының үз эшләренә бик үк кирәгенчә карамаулары хакында хәбәр иткән идек. Бу теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылып, “Татнефтедор” ҖЧҖнең автомо­биль юллары идарәсенә шалтыратып, бу көннәрдә эшнең торышы белән кызыксын­дык. Алар әйтүенчә, идарә районның 592 км юлына хезмәт күрсәтә, 58 берәмлек техника кышкы эшләр башкаруда кат­наша. Юллар чистарту буенча тиешле техника һәм хезмәт күрсәтүче персонал иртәнге сәгать дүрттән, һава торышына карап, төнге икедән үк эшли башлый. Юлларны чистартудан кала, куркыныч участокларга боз җебетүөчен катнаш­ма һәм ком сибелә. Газета типографиягә җибәрелер алдыннан Ра­мил исемле газета укучыбыз безгә шал­тыратып, Җәлил-Азнакай арасындагы юлда бозлы урыннарның шактый булуын әйтте.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International