Фирая Юнысова – «Иң җаваплы «Нечкәбил»!

2013 елның 6 декабре, җомга
      Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 29 ноябрьдә узган республикакүләм “Нечкәбил” конкурсында Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды. Якташыбыз анда алган тәэсирләре белән уртаклашты:

   – Финалда барлыгы 11 гаилә катнашты. Тор­мышта гына түгел, хәтта сәхнәдә дә төп таянычлары бул­ган балалары, тормыш ярлары белән үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Чараның кием коллекцияләрен тәкъдим итү өлеше дә күзнең явын алырлык булды. Һәр катнашучыга искитмәле күлмәкләр тегелгән иде. Ан­нан үзебезнең гаиләләрне тәкъдим ит­тек. Тормыш иптәшем Марат белән та­нышу, кавышу мизгелләрен күрсәттек. Безгәулларыбыз Илфат һәм Әмирхан ярдәм итте. Мәхәббәт фәрештәләре биюе белән үрелеп барган тамашага гаиләнең бөтен җылысын салырга та­рыштык.

    Үзем эшли торган “Тамчыкай” бала­лар бакчасы коллективы белән “Ба­лаларга елмаю бүләк ит!” акциясе оештырып, мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтүдә катнаштым. Шуңа күрә бәйгедә тагын “Ана йөрәге” дипломы белән дә бүләкләндем.

    Конкурс булса да, монда көндәшлек тә, дистанциядән төшеп калу да юк. Һәр гаилә инде үзләренең төп призла­рын – чын тату гаиләләрен тапкан. Ба­лалар, ышанычлы ир – язмыш биргән иң зур бүләк!     

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International