Балаларның йөзенә куаныч кунды

2013 елның 6 декабре, җомга
Без мәрхәмәтлерәк була барабыз. Язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучылар, башкалар кайгысын үзенең йөрәге аша уздыручылар артканнан-арта.

     Быелгы инвалидлар декадасында башкарыла торган чараларда моңа тагын бер кат инанасың. 3 декабрьдә шәһәребезнең “Акчарлак” ресторанын­да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен узган бәйрәм кичәсе дә күңелне кузгата торган мизгелләргә бай булды.

     Әнә, балалар церебраль параличы белән авыручы 9 яшьлек Диананың куа­нычы йөзенә елмаю булып кунган. Шушы кадәр халык арасында бераз югалып та калган кебек, әмма янында ышанычы, таянычы – әнисе.

   – Мондый бәйрәмнәргә еш килергә тырышабыз. Кызыбыз аралашырга аш­кынып тора, – ди Гөлшат ханым. Диана шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасында тәрбиячеләр, белгечләр тырышлыгы белән йөрергә, калак, кружка тотарга, сөйләшергә өйрәнгән.             Әлеге бакчада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус төркем бар. Ислам да анда йөргән. Хәзер әнә башкалар янында үзен иркен тота, ара­лаша.

   – Атта йөрергә бик ярата. Актүбә ип­подромына алып барам, әмма вакыты җайсызрак. Үзебезнең Азнакайда да ат спорт мәктәбе булсын иде, – ди әтисе Ирек.

Инвалид коляскасы белән хәрәкәтитүче кечкенә Наиләнең бисер белән чигү, камырдан, балчыктан сыннар ясау нечкәлекләренә төшенәсе килә. Аны шәһәребезнең 3 нче мәктәбеннән килеп өйдә укыталар. Әбисе Галимә сүзләренә караганда, беренче сыйныфта кул эшләре дәресе кергән, ә хәзер програм­мада каралмаган дип туктатылган.

   – Мин дә, әнисе дә – эштә, көнозын үзенә бер шөгыль булыр иде, – ди ул.

Шулай да Наиләнең эше җитәрлек: аквариумдагы балыкларны, тутый кош­ны ашатасы, тренажерларда физик күнегүләр ясыйсы, дәресләр әзерлисе... Һич ямансулап утыра торган түгел!

   13 яшьлек Илфат үскәч программист булырга хыяллана. Әнисе әйтүенчә, компьютерны биш бармагы кебек яхшы белә.

   Данис Хәбибуллинның хыялы исә 2 декабрьдә Мәдәният йортында эстрада йолдызлары концертында чынга ашкан: ул сәхнәгә чыгып, Булат Җиһаншин һәм Илнур Баязитов белән бергәләп җырла­ган.

    Ә бүген аның кебекләрнең иң гади теләкләре тормышка ашты: алар әкият геройлары һәм клоуннар белән рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар, бүләкләр алдылар.

    Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әниләргә һәм әтиләргә сабырлыклары, көчле рухлы булулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды.

    Районда инвалид бала тәрбияләүче аналарның ирекле җәмгыяте эшли.

– Дүрт стена эчендә баласы белән бикләнеп утыручы әниләр бар. Күбесе үзенә нәрсә тиеш икәнен дә белми. Алар­га мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез. Меди­цина белгечләре җитми. Тернәкләндерү чараларына мохтаҗбыз. Гади генә “хо­дуля” да 30 мең сум тора. Рәхмәт район җитәкчеләренә, бер генә мөрәҗәгатебез дә игътибарсыз калмый, – ди җәмгыять җитәкчесе Елена Исламова. Ул шулай ук 2 декабрьдә татар эстрада йолдыз­лары куйган хәйрия концертыннан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. –Азнакайлылар өчен зур бер горурлык ки­чердем! Күпме гаиләгә, балага шатлык, өмет бүләк иттеләр, – диде.

   Бүгенге көндә районда дүрт меңнән артык инвалид яши. Шуның 292 се – ба­лалар. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урын­басары Дамир Гыйләҗев декада ба­рышында аларның һәрберсенә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Ул тагын бер куанычлы хәбәр җиткерде: шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә су­кырлар өчен махсус компьютерлы һәм китаплы зал ачылачак.

 13 декабрьдә, елдагыча, Хәйрия те­лемарафоны уздырыла. Быел да азна­кайлылар йөрәк җылысына кушып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарлар дип ышанабыз. Бер рәхмәт мең бәладән кот­кара диләр. Ә без меңнәрне рәхмәтле итеп, аларның тоташ болыттан диярлек торган тормышына кояш нурлары сибик, тамчы кадәр булса да авырлыкларын җиңеләйтик!   

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International