Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Сукаешның ямьле кичләре
2013 елның 6 декабре, җомга
Сукаешлылар быел да сәнгатьтә сынатмады: район авыл мәдәният йортлары арасында узган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бәйгедә гран-прига, театрлар арасында конкурста – беренче урынга, Манюров исемендәге бию конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Инде менә тагын шатлыклы вакыйга – узган шимбәдә капиталь ремонттан соң Зур Сукаеш мәдәният йорты халыкка ишекләрен ачты.
Нәкъ ярты гасыр элек “Тырыш” хуҗалыгы җитәкчесе Насыйбулла Хәбибуллин тырышлыгы белән колхоз үзәгендә мәџабәт бина калка. Югарыдан килгән җитәкчеләр катнашында район җыелышларын да, Әлфия Авзалова кебек танылган җырчылар концертларын да хәтерли мәдәният учагы стеналары.
– Элек-электән йорт саен баянчы булган, җырга-моңга сусау әле дә кимемәгән безнең якта. Кешеләр берсен-берсе уздырып өйләрен матурлыйлар, мал-туар асрыйлар, рәхәтләнеп ял итә, үз күңелләрен үзләре күрә беләләр, –ди Зур Сукаеш, Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш, Курай Елга авылларын берләштергән Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова.
Бу яклардан җырчы Миргаяз Шәрәфиев, гармунчы һәм курайчы Әҗүәт Җиһаншин, язучылар Мәгъсүм Латыйфуллин, Мирсәй Гариф, Галия Сәетшина, артистлар Луиза һәм Розалия Солтановалар, данлыклы генерал Фатыйх Булатов, Социалистик Хезмәт Герое Алмас Булатов чыккан.
– Туган як һәрчак үзенә тарта. Бирегә кайтсам, хисләрем ташый. Чирәменә ятсам, чирем китә, кычытканы чакса, дәва алам... – Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Розалия ханым балачак хатирәләренә уралып, сәхнә түреннән авылдашларына иң җылы хисләрен җиткерде.
Сукаешлыларның кичләре ямьле үтә. Әнә, сәхнәдән әле хатын-кызлар хоры, әле “Наз” бию ансамбле, әле үзешчән театр артистлары чыгыш ясап кына торды. Мәдәният йорты директоры Әлфия Сабитова үзе дә сандугачтан ким җырламый.
– Унсигез яшемдә эшкә урнашкан идем, бу бина җаныма якын. Һәр бәйрәмдә залларыбыз бүгенгедәй шыгрым тулы була. Түгәрәкләребезгә яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп йөри. Авылда дип тормыйбыз, аэробика белән шөгыльләнергә дә вакыт табабыз, – ди ул.
Аның өч улы да сәхнә йолдызы дисәң, һич арттыру булмас. “Биегәндә очкыннар чәчә!” – дип нәкъ менә Руслан кебекләр хакында әйтеләдер.
– “Наз” ансамбленә тугыз ел йөрим. Төрле милләт биюләре башкарабыз. Элек хореограф Лилия апа Закирова өйрәтә иде, хәзер биюләрне Әлфия апа Сабитова куя, – диләр Эльмира Гыйбадуллина һәм Гүзәлия Батырова.
Ансамбльнең нәниләр төркеме дә бар. Алар да өлкәннәрдән һич кимен куймый.
Ә инде сәнгатьтән читтә кешеләргә бильярд, теннис, пин-понг уйнарга, дискотекада күңел ачарга була.
– Быел районда хакимият ярдәме белән унга якын мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Сукаеш мәдәният йорты – районда иң алдынгылардан санала. Ел саен бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, алар мондый бинага лаек, –ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тырыш хезмәтләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Бу көнне илле ел тату гомер кичергән парлар һәм инвалид балалар да игътибардан читтә калмады. Шулай ук хәйрия акциясе дә үткәрелде. Авыл халкы да, килгән кунаклар да анда үз өлешен кертте.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
март, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 15.03.2026 г.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 19 сәгатьтән. 14 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 елның 15 марты 2026 елның 15 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
13
март, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән. 09 сәгатькә кадәр. 2026 елның 14 марты
12
март, 2026 ел
Игътибар: Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар (НКО) өчен мөһим хәбәр!
Мәгълүмат
10
март, 2026 ел
11.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 10 мартта 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 11 март 2026 елның 11 мартында Татарстан Республикасы территориясендә: - төнлә һәм иртән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая, көчле җил 15-20 м/с тизлектә; - төнлә дә, көндез дә бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз