Яу аты аяк өсте ял итә...

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
      Үз вакытында аның турында зур күләмле дистәләгән очерк, зарисовка язылды, кинохроника төшерелде, радио-телевидение махсус тапшырулар әзерләде, китаплар басылып чыкты. Ике-өч дистә еллар элек илдә аны белмәгән, яисә исемен ишетмәгән бер генә нефтьче-буровик та булмагандыр, мөгаен. Тик еллар уза, заманалар үзгәрә бара. Аренага яңа көчләр, яңа кумирлар килә.

       Әмма республикабызны дөнья илләре рәтендә таныткан, икътисадын, дәрәҗәсен, данын күтәргән Татарстан нефте тарихында ул калдырган эзләр еллар томаныннан һич кенә дә тоны­кланмады. Әлеге хәтер язмасында сүз аның турында – шул шанлы да, данлы да дәвернең – узган гасырның 50-60 елларының танылган вәкиле – алдын­гылыкны бирмәс бораулау мастеры, җир токымнарын тизлеккә бораулау буенча Союз књләмендәге күп кенә рекордлар авторы, Социалистик Хезмәт Герое Ми­хаил Гринь турында барыр.

 ...Әлеге легендар шәхес белән чират­тагы очрашуыбызның берсе 2001 елның апрель аенда – Бөек Җиңүнең 56 һәм Азнакай бораулау эшләре идарәсенең 50 еллыгы якынлашкан көннәрдә булды. Бүген инде, дистә елдан артык вакыт уз­ганнан соң, диктофон тасмасына язды­рып алынган әңгәмәбезне тыңлыйм, легендар шәхес образын күңелемдә яңартам...

 

                                            “ҮТӘ ЯШЕРЕН” ЗАДАНИЕ

   …1943 елда армиягә алынгач, Миха­ил Гринь Мәскәү янындагы Балашиха шәһәренә – реактив снарядлар склады­на хәрби хезмәткә билгеләнә. Биредәге солдатларның төп вазифасы – завод­тан килгән коралны тикшереп кабул итү. Аннан соң аларны йөк машиналары­на, тимер юл вагоннарына, ераккарак җибәреләселәрен самолетларга төяп, чекистлар күзәтүе астында, фронтка илтеп бушату, һәр данәсен документла­штырып тапшыру.

     М.Гринь сөйли (диктофон яз­масыннан):

– 150-200ләп зур йөк машиналарын­нан торган колонна белән фронтка чыгып китәсең. Олы юлдан барырга, көндезләрен хәрәкәт итәргә ярамый. Көн яктысын урман эчендә яшеренеп уздырасың. Төннәрен, дөм караңгыда да фараларны кабызмыйча, юлдан шактый читтән, диверсантларга очра­маска тырышып барасың. Әмма нинди генә саклану чаралары күрсәк тә, не­мец авиациясе эзләп тапмаган, бомбага тотмаган, барыбыз да исән-имин килеш әйләнеп кайткан рейслар сирәк була иде...

                                                 

                                                 БӘХЕТ КИТЕРГӘН “13”

     Сугыштан соң Мәскәү янында­гы заводларның берсендә елга якын эшләгәннән соң, бәхет эзләп Фирганә якларына юл тота Михаил. Украина да­лаларында туып-үскән егет үзен үзбәк чүлләренә язмышы китерүе, биредә үз ирке белән сайлаган авыр да, тынгы­сыз да бораулаучы һөнәренең калган бөтен гомерен хәл итүе турында уйла­ды микән ул вакытта?! Ике ел эчендә буровой эшчесеннән башлап ул вахта җитәкчесе – бораулаучы булып өлгерә. Биредә ул сугыш зилзиләсе тузгытып ташлаган гаиләсен – әнисен, энесен эзләп таба…Безнең якларга алар 1948 елда күчеп киләләр. Бертуганнар Ютазы районының Кырым Сарай авылында булган разведка экспедициясенә – Ми­хаил бораулаучы, Матвей аның вахта­сында дизельче булып эшкә урнаша. Бригада җитәкчесе сыйфатында берен­че скважинасын Азнакай авылы янын­да бораулый. Тәүлегенә 150-180 тонна нефть бирүче 13 нче скважина була ул…

М.Гринь сөйли:

   – 1952 елның язында мине Азнакайда әле 7-8 ай элек кенә оешкан 3 нче борау­лау конторасы директоры Василий Рех­виашвили бораулау мастеры итеп эшкә чакырды. Ризалаштым. Яшь коллектив әле оешу процессын гына кичерә иде. Нибары 4 комплект бораулау блогы, күтәрткеч тракторы, автокран, 2 “ГАЗ-51” автомашинасы бар. Шундый юклы-барлы техника белән рекордлар куеп эшләрбез дигән уй башка да килмәгән иде ул чакта...

                                        РЕКОРДЛАР ҖИҢЕЛ ЯУЛАНМЫЙ...

      1953 елда инде Михаил Гринь бри­гадасы пландагы 3 мең 500 урынына 5 мең 274 метр тау токымы бораулый. Кемдә, кайда алдынгы алымнар кул­ланыла, барысын да эләктереп алыр­га гына тора мастер. Осталык әнә шулай килә. Үр артыннан үр яулана. 1956 ел күрсәткечләре 11 мең метр­га менсә, 1957 елда аның бригадасы 13 мең метр токым бораулый. Илнең көнчыгышындагы нефть регионнары өчен иң зур күрсәткеч!

      М.Гринь сөйли:

   –1958 елда безне, Союздан 13 бора­улау мастерын, Профсоюзлар Үзәк Ко­митетына алдынгылар киңәшмәсенә җыйдылар. Очрашуга Микоян белән Ворошилов килде. Чыгыш ясаган Крас­нодар буровигы үзләренең елына 25 әр мең метр җир тишүләре турында сөйләде. Киңәшмә бетүне көчкә көтеп алдым да, аның янына йөгердем. Бик озак сөйләшеп, киңәшеп утырдык. Баксаң, алар алмаш-тилмәш ике блок белән эшлиләр икән. Берсе белән бо­раулаганда икенчесен көйләү брига­дасы сафка бастыра тора. Менә кайда ул безнең резерв! Кайту белән бу ту­рыда контора директоры Николай Ку­рышевка, баш белгечләргә сөйләдем. Яңалыкны үз коллективымда сынап ка­рарга тәкъдим иттем. Шул елны брига­дабыз 25 мең метрга якын тау токымы бораулады. Безнең як өчен яңа рекорд иде бу!

...1959 елның 19 март Указы белән Михаил Гриньгә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

   Аның бригадасында иң югары күрсәткеч – 36 мең 194 метр, 1961 елда яулана. Монысы инде Бөтенсоюз рекор­ды була. Моннан соң ул иң артта бару­чы – елына нибары 14 мең метр бирүче бригадага күчә. Шушы өметсез дип исәпләнгән коллектив бераздан бары­сын да узып китә – 34 мең метр катлам бораулый.

 

                                                    ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ

    Оста оештыручы, кешелекле кеше, гаҗәеп шәхес иде Михаил Гринь. Өлкән яшьтәгеләр аның берьюлы ТАССР һәм СССР Югары Советлары депутаты булган елларын, шул чорларда рай­он халкына бүген дә лаеклы хезмәт күрсәтүче күпкатлы сырхауханә бина­сын салдыру юлында илнең иң югары даирәләренә кадәр барып җитүен әле дә яхшы хәтерлиләрдер. Бераз соңрак, Азнакай бораулау эшләре идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары булган вакытын­да, буровикларга күпләп торак йор­тлар, социаль-көнкүреш объектлары төзелешен тормышка ашыруны үз ка­наты астына алучы да Михаил Гринь булды.

    Лаеклы ялга китәр вакыты җиткәчтен дә туган коллективыннан аерылмады ул – 79 яше тулып, мәкерле үлем аны арабыздан кинәт кенә алып киткәнчегә – 2003 елның 12 мартына кадәр, идарәнең ял базасы директоры вази­фасын башкарды.

    Бу урында сугыш алдыннан һәм аның беренче көненнән үк атлы артиллериядә төзәүче булып хезмәт иткән әткәйнең: “Яу аты беркайчан да ятып хәл алмый, сугыш аты аяк өсте ял итә”, – дигән сүзләре, ирексездән, күңелдә яңара. Гыйбрәтле гыйбарә...     

 

 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International