Юлга чыксаң, балаң турында кайгырт!

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Балалар – юл хәрәкәтендә катнашучыларның яклауга иң мохтаҗлары. Үз-үзен саклау инстинкты аларда әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Алар юл һәлакәтенә эләгәләр икән, монда, һичшиксез, өлкәннәр гаепле. Һәлакәт очракларыннан күренгәнчә, машинада­гы балалар өлкәннәргә караганда зыян­ны ныграк ала. Күп автомобильләрнең куркынычсызлык системасы да ба­лаларны саклауны исәпкә алып эшләнмәгән. Шуңа күрә баланы ту­гач та креслода йөртә башлау мөһим. РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф каралган. Автокресло кулланмаган ата-ана иң җавапсыз һәм ваемсызлар исәбендә тора.

 

     Тагын бер мәртәбә автомобильчеләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким бул­маган күләмдә түләтү яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шу­лай итеп, штрафың 500 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң, яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салына. Шул ук вакытта 500 сумны да түләргә туры киләчәк. Бүген штраф­ларны түләњдән берничек тә качып бул­мый: ЮХИДИ идарәсе суд приставла­ры хезмәте белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Мәгълүматларның бердәм база­сы аша штрафларны түләмичә качып йөрүчеләрне ачыклап була. Димәк, штрафларны вакытында түләвең хәерле. Ә юл-транспорт кагыйдәләрен бозмасаң – тагын да яхшырак. 

 

Сирин Райманов, Азнакай районы буенча

ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International