Актүбә бистәсенең гомуми мунчасы тулысынча төзекләндерелде

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Актүбәдә ярты гасырдан артык эшләүче, бистә халкының яратып йөри торган урынына әверелгән гомуми мунчаның төзелгәннән бирле җүнле-башлы ремонт күргәне юк иде.

Ниһаять, быел биредә күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде – бина заманча төс алды, эчендәге сантехника җиһазлары тулысынча алыштырылды.

Яңартылган мунчаны ачу тантанасы шушы атна азагында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International