Азнаканың яшь спортчылары яңа җиңүләр яулады

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

 

Һәр ата–ана баласының сәламат, таза булып үсүен тели. Азнакайда исә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. "Юбилейный" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь егет–кызларның яңа җиңүләре аңа бер дәлил булып тора.

Тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган егетләр арасында бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивальдә үз авырлыгында Ринат һәм Ильяс Гариповлар җиңүче дип табылды. Алар икенче урыннар яулаган. Боксчыларны Морат  Галиев әзерләгән.

Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең  5 нче сыйныф укучысы   Равил Сабирҗанов VII  «Татнефть»  ААҖ Кубогына игълан ителгән  турнирда өченче урын яулады. Турнир ТР спорт мастеры, баулы көрәш буенча дөнья чемпионы, милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышланган иде. Көрәшчене тренер Айрат Миңнегалиев әзерләде.

Халыкара класс дәрәҗәсендәге спорт мастеры Җәмил Шакировта тәрбияләнүче Айдар Яббаров, Рамил  Нуриәхмәтов, Булат Зарипов герле спорт буенча спорт мастерына кандидатлар булды. Бу разрядлар аларга Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе шартларнын үтәгәннән соң ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министры Рәфис Борһанов боерыгы нигезендә бирелде.

Спорт – сәламәт тән генә түгел, аек акыл да әле ул. Урам, интернет һәм яман гадәтләрдән саклап калырга ярдәм итүче иң яхшы ысулдыр ул, мөгаен...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International