Халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү – төп максат

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
    “Бердәм Россия” сәяси партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XVIII хисап конференциясе узды.
    Аның эшендә җирле сәяси совет һәм контроль-реви­зия комиссиясе әгъзалары, башлангыч оешма деле­гатлары, партиянең XIV cъезды делегаты, регио­наль сәяси совет секрета­ре урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Та­тарстандагы җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының соци­аль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Василий Логинов, чакырылган куна­клар катнашты. Зур җыенны партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып бар­ды.
   Конференциядә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Мар­сель Шәйдуллин делегат­ларны партиянең күптән түгел генә узган XIV съезды йомгаклары белән таныш­тырды һәм җирле бүлекчә эшчәнлегенә хисап чыгышы ясады, ике зур җыен арасын­да башкарылган эшләрне анализлады.
 Докладтан күренгәнчә, узган бер ел вакыт эчендә район халкының тор­мыш дәрәҗәсен яхшырту, партиянең кадрлар потен­циалын камилләштерү бу­енча шактый гына максат­чан эшләр башкарылган. Бүлекчә үз эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше дип му­ниципаль районның икъти­садын һәм социаль сфера­сын үстерүне саный.
   Чыннан да, соңгы еллар­да җитештерү һәм социаль сфераныңһәр өлкәсендә үсеш сизелә. 2013 елда гына да торак йортлар, соци­аль объектлар төзелешенә 3 миллиард сум акча то­тылды. Шәһәр һәм Актүбә бистәсендә күп катлы йорт ишек алды биләмәләрен төзекләндерү буенча 100 миллион сумлык эш башка­рылды.
   Шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре белән беррәтән район тормышчанлыгының ал­гарышлы юнәлеше бу­лып авыл хуҗалыгын алга җибәрү дә тора. Быел игенчеләребез республика буенча иң зур күрсәткечкә ирештеләр – һәр гектар­дан уртача 26 центнер иген үстерделәр һәм 135 мең тонна уңыш җыеп алдылар.
   Марсель Шәйдуллин хисап чыгышында җирле бүлекчә эшчәнлегендәге башкарылган һәм хәл итәсе күп кенә башка мәсьәләләргә дә туктал­ды, бүлекчәнең төп макса­ты район халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү булуын ассызыклады.
 Конференциядә “Бердәм Россия” партиясенең XIV съезды делегаты Васи­лий Логинов һәм “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җирле штабы җитәкчесе Илнур Сәгыйтов чыгыш ясады. “Бердәм Рос­сия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советына әгъза сайланды, хисап чо­рында партиягә керүчеләргә билетлар тапшырылды.
   Күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International