Республикада, шул исәптән Азнакайда да, 2013 елның 15 декабреннән алып, 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Фәрманны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Әлеге документ нигезендә билгеләнгән территорияләрдә пиротехника куллану тыела. Муниципаль берәмлекләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны тәэмин итеп, фейерверк җибәрү урыннарын үзләре билгеләячәк.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html