Каурый-каурый карлар белән, каз өмәләре килә

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Җиргә ак кар төшү белән авылларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм-бәйге итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде.
   Быелгы “Каз өмәсе”ндә Вахитов, Урманай, Тымытык, Әсәй, Татшу­ган, Мәлбагыш, Балтач авыллары мәдәният йортлары катнашты.
   Ул Балтачта узды. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә үк, ха­лыкны җиде өстәлдә чигүле яп­малар өстендә самоварлар кай­нар буын чыгарып, каз маенда йөздереп пешерелгән тәбикмәк, казның эч-башыннан әзерләнгән бәлеш күргәзмәләре авыз сула­рын китереп каршы алды.
   Бәйрәм “Каурый сибәм су юлы­на” дигән тамаша белән башла­нып китте. “Шәһәр сулышы” бию төркеме һәм «Жанашым» халык фольклор ансамбле чыгышы бизәк өстенә бизәк булды.
   Авыл мәдәният йортлары бер- берсен уздырып, яшьләрнең кич­ке уены, каз йолку, канат-каурый сибү, су буенда такмаклар әйтешү, мәзәк хәлләр сөйләү буенча уен­нарда ярышты.
   Бәйгедә беренче урынны – Тат­шуган, икенче урынны – Әсәй, өченче урынны Балтач һәм Тымы­тык мәдәният йортлары алды.
   Быел яшьләрнең күп катнашуы күзгә ташланды. “Каз өмәсе”нә бик күп мәгънә са­лынган: ул кызларны уңганлыкка сынауны да, яр сайлауны да, авыл халкының бердәмлеген дә, рухи байлыгын да чагылдыра. Кызга­нычка, авылларда каз асраучы­лар кимеп бара, әмма каурый-ка­урый яуган карлар безгә һәр өйдә гөрләп үткән каз өмәләрен гел искә төшереп торачак.
 
Гөлфия Әхмәтҗанова
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International