Бирмәскә дә, алмаска да!

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
       Ришвәтчелек турында бүген күп язалар һәм сөйлиләр. Сер түгел, ил күләмендә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне әледән-әле «кулларыннан эләктереп» фаш итеп торалар. Ләкин моңа карап кына коррупция очраклары кимеми.
    Әйе, әлеге мәсьәләгә һәркемнең үз кара­шы, әмма асылы бер: ришвәтчелек җәмгыятебезне җимерүче факт һәм аны алучылар да, бирүчеләр дә бер үк дәрәҗәдә гаепле. Сер түгел, күбебез өчен та­бибка, укытучыга кечкенә генә бүләк бирү, кайбер төр хезмәткәрләргә акча төртү гадәти хәл сана­ла. Нинди дә булса про­блеманы илебездә шун­дыйрак ысуллар белән чишү инде беркемне дә гаҗәпләндерми кебек. Ришвәтчелекнең бе­ренче сәбәбе әнә шун­нан гыйбарәт. Икенчесе исә халыкның нәрсәдер үзгәрәсенә ышанмавын­да.
   Бүген Азнакайда рай­он башлыгы каршын­да коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия эшләп килә. Агымдагы елда аның дистәгә якын утырышы уздырылып, көн тәртибендә төрле со­раулар каралды. Халы­кара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан үт­кән утырышта иҗтимагый совет әгъзалары да кат­нашып, коррупция белән көрәштә үзләренең ка­рашларын белдерделәр. Совет тарафыннан төрле өлкәләрдә халык фике­рен белү өчен анкета­лаштырулар уздырыла. Аның чираттагысында 67 респондент катнашып, коррупциягә кагылыш­лы сорауларга җавап биргән. Совет рәисе Лилия Әхмәдишина белдерүенчә, халыкның күбесе ришвәтчелек ЮХИДИ, полиция орган­нарында, сәламәтлек са­клау өлкәләрендә чәчәк ата дип уйлый икән. Рай­он эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Ша­киров:
– Бүгенге көндә ин­спекторлар йөрүче бар­лык машиналарда да видеокүзәтү алып ба­рыла, монда бернинди дә коррупция булырга мөмкин түгел, – дип, әлеге фикер белән килешмәде.
– Халык үзе үк ришвәтчелекне бул­дыра, аңа “тамыр­ланырга” ярдәм итә. Көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә вак-төяк күчтәнәч бирү күпчелек кеше өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше – бер­нинди закон да бозмый – бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма РФ Җинаятьләр кодексы ришвәт бирүчеләргә карата да, алучыларга карата да җәза бирүне карый. Кор­рупция проблемасы ниндидер оешмаларда түгел, ә безнең башлар­да урнашкан. Аны бары тик халыкның фикерен үзгәртү юлы белән генә җиңеп була, – ди Азна­кай шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Илнур Сәитов.
    Иҗтимагый советны район башлыгы хакими­ят белән җәмгыятьнең нәтиҗәле бәйләнеше һәм аралашу мәйданы, халык белән хакимият органнары арасында күпер ролен үтәүче оеш­ма дип белдерде. Ул со­вет әгъзаларының тагын да активрак эш алып ба­руын, актуаль сораулар­ны күтәрүләрен теләде.
  Район Советы де­путаты Данис Вәлиев коррупциянең тамы­рына балта чабу өчен шартларның берсе – ха­кимият эшчәнлегенең ачыклыгы дип бел­дерде. Бу җәһәттән җирлегебездә борчылыр урын юк, җитәкчелек ха­лык белән еш очрашып, аларның проблемала­рын хәл итүне өстен күрә.
   Кыскалыкта – осталык дигәнне истә тотып, рай­он ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов ришвәтне бирмәскә дә, алмаска да кирәк, ди.
 Коррупция белән көрәшүнең юллары бар, һәм алар билгеле. Ләкин без ришвәтчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелегенә аңа каршы торуның хо­кукый нигезләрен камилләштергән очракта гына ирешә алачакбыз. Һәркем закон буенча яшәргә һәм эшләргә бу­рычлы икәнен истән чы­гармыйк.
 
Таңсылу Саниева
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International