– Билгеле булганча, районда “Чиста су” республика программасын тормышка ашыру уңышлы бара. Агымдагы елда өстенлекле проект нигезендә нинди эшләр башкарылды?
– Республикада тормышка ашырылучы “Чиста су” программасының төп максаты булып халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчәр су белән тәэмин итү тора. Узган ел программа нигезендә республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында су челтәрен алмаштыру буенча 56 миллион сумлык эш башкарылды. Бүгенге көндә Балтач, Чалпы, Урсай, Мәлбагышта шундый эшләр алып барыла. Микулино, Сәпәй авыллары һәм Җиңү бистәсендә реконструкцияләү тулысынча төгәлләнде. «2013 елга кадәр авылның социаль үсеше» программасы кысаларында Әгерҗе һәм Тымытык авылларында су челтәре яңартыла.
Татшуганда шундый су челтәрен алмаштыруга федераль бюджеттан 15 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Туйкәне су белән тәэмин итү буенча проект эшләре башкарыла.