Уртак йортта бар да уртак

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Су да булды
     Халыкны эчәр су белән тәэмин итү соңгы елларда Мәлбагыш авыл җирлегендә иң җитди проблемаларның берсенә әйләнгән иде. Ниһаять, бу өлкәдә дә боз кузгалды дип әйтергә була – “Чиста су” республика програм­масы нигезендә, икенче ел рәттән биредә яңа су линияләре сузыла. Эшнең бер өлеше башкарылган да инде: бүгенге көнгә алты чакрым ярым озынлыкта торбалар салынган. Маги­страль узган урамнарда яшәүчеләр суны йортларына үз көчләре белән кертәләр.
   Мәлбагыш авылында әлеге мөһим эш белән Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге Азнакай ПМКсы кол­лективы шөгыльләнә. Кулланучылар алар башкарган эштән канәгать. Түбән Якый авылында яңа линияләр сузу му­ниципаль районның алдагы ел про­граммасы буенча эшләнер дип көтелә.
 
Икътисади һәм социальвәзгыятьберенчеурында
    Мәлбагыш, Түбән Якый, Танаевка, Ка­менка, бер йортлы Елгабаш авылларын берләштерүче Мәлбагыш муниципаль берәмлеге, мәйданы һәм халык саны буенча, районда уртачалардан сана­ла. Андагы 345 хуҗалыкта 835 кеше яши. IX еллык мәктәбе, 2 төркемле ба­лалар бакчасы, 2 медпункт, китапханә, мәдәният йорты, почта бүлеге, 2 райпо, 2 шәхси эшмәкәр карамагындагы кибет халыкка хезмәт күрсәтә.
   Биредә “Союз Агро” ҖЧҖнең терлек­челек бүлекчәсе урнашкан. Ул авылның 24 кешесен эшле иткән.
   Җирлектә яшәүчеләр үз хуҗалыкларында 175 баш мөгезле эре терлек (узган елга караганда 5 баш­ка артык), 54 баш савым сыер асрый, 250 баш умарта тота. Моннан тыш 14 ат, күпсанлы кәҗә, сарык, кош-кортлары бар. Болар барысы да өстәмә керем чы­ганагы булып тора, халыкның көнкүреш халәте яхшыруы, тормышының алга ба­руы турында сөйли.
   Җирлектәге ике крестьян-фермер хуҗалыгы да уңышлы гына эшләп килә. Шуларның берсендә – Руслан Хөсәенов хуҗалыгында 160 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 38 е – са­вым сыер. 500 каз үстерде. Фермерның үзенә рәсмиләштерелгән һәм арендага алган 750 гектар чәчүлек җире бар. 4 кешегә эш урыны булдырган.
   Фермер Минзилә Вафинаның 100 гек­тар җире бар. Хуҗалыгындагы 16 баш терлекнең сигезе – савым сыер.
   Шушы җирлектән Азнакай район Со­веты депутаты, нефтьче Рәис Әхмәтшин авылны төзекләндерү буенча зур ярдәм күрсәтә. Аның теләктәшлеге белән урамнардагы артык зур булып үскән, корыган агачлар киселгән, янгын куркы­нычсызлыгы максатыннан, кечкенә генә булса да, сусаклагыч та ясалган, яны­на таш җәелгән. Халыкка ял итү урыны буларак, ике авыл уртасыннан агучы елгада буа ясалган, Сабан туе урыны яңартылган.          Түбән Якый авылында ФАП һәм мәчет төзүдә дә Рәис Әхмәтшин эшләгән нефть чыгару идарәсе зур ярдәм күрсәткән. Авылларда су лини­ясе тишелсә дә, чүплекне чистартырга техника кирәк булса да ул ярдәм итә икән.
 Авыл җирлеге башлыгы әйтүенә ка­раганда, халык монда тырыш, бердәм. Авыл биләмәсен чиста тотуда, төзекләндерүдә яшәүчеләр үзләре баш­лап йөри. Әйтик, Нәҗип Шәрәфетдинов ике атнага бер тапкыр җыелган чүпне шәхси тракторы белән махсус урынга илтеп түгә. Төрле өмәләр уздыруны, урамнарда тәртип булдыруны старо­сталар – җирлек башлыгының беренче ярдәмчеләре, тәэмин итә икән.
   Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Мәлбагыш муниципаль берәмлеге башкарма комитеты аларга һәрьяклы игътибар, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Алар белән төрле очрашулар, бәйрәмнәр уздырыла. Бу эштә шушы җирлектә туып-үскән җитәкчеләр, эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәтә.
   Яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый. Алар үзләренең лидерлары Минзилә Вафина белән агач утырталар, төрле спорт уеннары, КВНнар уздыралар, түгәрәкләр оештыралар, үзешчән сәнгатьтә катнашалар.
   Җирлек башлыгы белдерүенчә, Мәлбагышхалыкының тормыш-көнкүреше елдан-ел яхшыра бара. Урамнары якты, ут-газ янып тора, су линияләре яңартыла. Әмма башкарасы эшләре, чишәсе проблемалары да җитәрлек икән әле. Аларны тормышка ашыруның оптималь юллары турында уйлана, планнар кора җирлек башлыгы.
 
 
ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International