– Эше безнең өчен үтә дә авыр булды. Ашатулары да ташка үлчим генә – тәүлегенә берничә йөз грамм кара ипи дә, коры суда пешерелгән кәбестә шулпасы. Әмма яшьлек үзенекен иткәндер инде: шул үзебезгә дәҗитмәгән икмәкнең бер өлешен колхоз базарында сата идек тә, ашауны кысып җыйган азмы-күпме акчага Сорочи базарыннан беренче хаҗәттәге кием-салым, чүпрәк сатып ала идек, өскә дә кием кирәк бит, – дип искә ала Вәлхия Әхмәтова ул елларны.
Эш авырлыгыннан да бигрәк, туган якларын сагыну үзәкләренә үтә кызларның. Түземлекләре тәмам төкәнгәч, өйдәгеләр белән күрешеп, кире килү теләге белән урманда эшләгән җирләреннән бер көнне качарга карар кылалар болар. Шулай итәләр дә. Берничә көннән кайда җәяү, кайда олаучы транспортта кайткан ачлы-туклы, хәлдән тайган җиде качак кыз Чистай пристанена килеп төшә. Тамак ялына көне буе баржадан йөк бушаталар. Бераз хәл алгач, юлларын Әлмәт ягына таба дәвам итәләр...
Чыгып китүләренә нәкъ бер атна дигәндә, туган йортының ишеген шакый Вәлхия. Ә анда инде аны күз яшьләренә буылган әнисе һәм ... завод уполномоченные көтеп утыра... Кызларның барысын да җыеп, кире урман кисәргә алып китәләр. Җиңү хәбәрен алар биредә тагын бер ел эшләгәннән соң, цех түрендә эленеп торган эшләпә репродуктордан ишетә...