Яшәгән мохитебез чиста булсын!

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
ТРда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан “Развитие” Балалар иҗаты үзәгендә “Актүбәдә ЭКО проблемалары” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

    Анда бистә мәктәпләренең иҗат үзәгендә “Лидерлык нигезләре” про­граммасы буенча шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары һәм Актүбә баш­карма комитеты җитәкчесе урынбаса­ры И.Мөхәммәтҗанов, идарә итү ком­паниясе директоры И.Гәрәев, “Жилком­сервис”, “МУП” ҖЧҖ вәкилләре Р.Тен, И.Газизов, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторы Д.Кожемякина катнашты. Чара барышында бистәнең бүгенге көндәге экологик торышы ана­лизланды.

   “Түгәрәк өстәл” артында оештыры­лган сөйләшү барышында өлкән сый­ныф укучылары үзләренең бистәне төзекләндерү буенча эшләгән социаль проектлары белән таныштырдылар.

   Чараның эшлекле шартларда узуын аеруча билгеләп үтәргә кирәктер: уку­чылар үзләрен борчыган, бистәнең эко­логик халәтенә кагылышлы сорауларга төгәл җавап алдылар, ә кунаклар, үз чиратында, кайбер проблемаларны чишү буенча кызыклы гына идеяләр белән баедылар. Мондый файдалы очрашуларның дәвамлы булачагына ике як та тирән ышаныч белдерде.

 

Наталья Михайлова, Балалар иҗаты үзәге директоры

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International