Сакчыл караш кечкенәдән башлана

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
    Җидедәге – җитмешкә, дип белми әйтмәгәннәр. Туган якка мәхәббәт, аның табигый байлыкларына сакчыл караш кечкенәдән тәрбияләнә.

   “Азнакаем – яшел бишегем” район программасы нигезендә балалар бак­чаларында экскурсияләр, уеннар, кон­курслар, кичәләр рәвешендә башлан­ган эш мәктәптә киңрәк колач ала.

    Башлангыч сыйныф укучылары ел саен “Яшел планета” экомарафонында катнаша. Чәкән, Карамалы, Сәпәй, Ми­кулино авыллары, шәһәребезнең 7 нче мәктәбе анда кызыклы эшләр тәкъдим итте.

    Мәгариф учреждениеләрендә химия-биология, биология-география, эколо­гия, туристик-экология юнәлешләрендә фәнни җәмгыятьләр оешкан. Үчәлленең “Кече академия” җәмгыяте исә Казан авыл хуҗалыгы академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

    Районда экология темасына багыш­ланган конкурслар һәм акцияләр үткәрү традициягә әверелде. Укучылар юл, елга буйларын санитар чистартуда, кошларга оялар ясап элүдә, агачлар утыртуда актив катнашалар.

    Азнакай 2 нче мәктәбенең Анато­лий Байков җитәкчелегендәге “Бу­ревестник” клубы экспедицияләрдә тикшеренүләр үткәреп, зона конференцияләрендә чыгышлар ясап, табигатьне саклауга зур өлеш кертә.

    Азнакай һәм Актүбә Балалар иҗаты үзәкләрендәге экологик берләшмәләр һәм туристик түгәрәкләргә йөрүчеләр дә районыбызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын табигатькә чыгып өйрәнәләр, күргәннәрен-белгәннәрен фәнни эшләр итеп төрле конференцияләрдә тәкъдим итәләр.

    Унбер ел дәвамында яшь эколо­гларга районның “Чулпан” премиясе бирелә.

       

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International