Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Нефтьчеләр табигатькә аеруча игътибар бирә
2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
“Азнакайнефть” идарәсендә нефть табу эшчәнлеге белән бергә әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирелә. Биредә һава һәм су бассейннарын сафландыру, туфрак һәм су ресурсларыннан рациональ файдалану, эш барышында барлыкка килгән калдыкларны юкка чыгару, катламнарда алып барыла торган чаралар буенча комплекслы программа булдырылды. Экологияне саклау өлкәсендә елның-елында 700 миллион сумлык эш башкарыла, яңа технологияләр кулланыла.
“Татнефтегазпереработка” лабораториясе белән берлектә ел башыннан районның 29 торак пунктыннан 296 һава анализы алынды. Андый лаборатория “Азнакайнефть” идарәсе биләмәсендә дә эшли. Анализлар һава пычрануының нормадан артык булмавын күрсәтте. Нефть газларын җыеп юкка чыгару проблемасы районда узган ел ук хәл ителде.
Халыкны су белән тәэмин итү буенча нефтьчеләр тарафыннан күп эш башкарыла. Яңа су линияләре төзү, су запасларын табу, чишмәләрне төзекләндерү үткәрелә. Узган ел катлам суларын һәм җир асты чыганакларын пычранудан саклау чараларына гына да 959,06 миллион сум акча сарыф ителде. Идарә быел да “Татнефть” компаниясе оештырган “Чишмәләр” конкурсында призлы урынга лаек булды.
Ел әйләнәсенә туфракны һәм елгаларны агып төшкән юынтык һәм нефть белән пычранган сулардан саклый торган нефть тоткыч һәм боно каршылыклары даими тикшерелеп, ремонтланып тора.
«Азнакайнефть» идарәсе нефтьчеләре республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге дистәгә якын муниципаль район биләмәсендә үзләренең эшчәнлекләрен алып баралар. Аларга иген басуларында, урман зоналарында да эш башкарырга туры килә. Нефтьчеләр үзләреннән соң туфракны элекке хәленә кайтаруга зур әһәмият бирәләр. Быел, мәсәлән, Бөгелмә районына кергән Кодаш авылы җир биләмәләрендә 3,5 гектарда саклау тезмәсе булдырылды. Анда 11 меңнән артык 3 яшьлек нарат үсентесе утыртылды. Шул ук вакытта шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында яңа төзелгән юл буена 7-8 яшьлек 500 төп агач утырттылар. Торба үткәргечләрдә ремонт ясалганнан соң, подрядчы оешмалар да җир өслеген савыктыру эшеннән читтә калмый. Агымдагы елда нефтьчеләр тарафыннан башкарылган ремонт эшләреннән соң калган нефть шламнарын эшкәртү өчен “Сәнәгать экологиясе” ҖЧҖнең Карабаш җайланмасына 2028 тонна нефть калдыгы озатылды. Аның өстенә 25 тоннадан артык кулланыш калдыклары тапшырылды.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: нефтьчеләр төп вазифаларыннан тыш торак йортлар, социаль объектлар төзеп, юллар салып кына калмыйлар, әйләнә-тирә мохитне савыктыру өлкәсендә дә күп эш башкаралар.
Нәфис Ә
хмәт
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз