Дөньяны игелек коткара

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Язмышларның ничек языласын беркем дә белми. Дөньяда төрле хәлләр була, кемдер авариягә эләгә, кемнеңдер ишеген каты авыру шакый, ә кемнәрдер якты дөньяга аваз салган­да ук физик кимчелекле булып туа... Чарасызлыктан гаҗиз булып, сыгылып төшкәндә адәм баласына кайчак бер җылы сүз, ихлас күңелдән сузылган ярдәм кулы да җитә. 13 декабрьдә район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында “Өмет чаткы­лары” шәфкатьлелек марафонында күрсәтелгән ярдәм чаралары яралы күңелләргә дәва булгандыр. Мондый марафон районыбызда 13 нче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әйләнде.

     Районда әлеге игелекле чарага өлешен кертергә теләүчеләр шак­тый булды. Моны акча салу өчен мах­сус куелган әрҗәләр янына җыелган халыкның чиратка тезелүеннән дә күрергә була иде.

    Марафон тамаша залына күчте. Му­ниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәркемне әлеге иге­лекле чарада актив катнашырга ча­кырды. Ул ункөнлек дәвамында район күләмендә шактый шәфкатьлелек ча­ралары узуын билгеләп үтте. Район һәм шәһәр Советы депутатларының исә физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәгеләр һәм балаларның өйләренә барып, хәлләрен белешеп, матди ярдәм күрсәтүләрен, бер көнлек хезмәт хакларын шәфкатьлелек фон­дына күчерүләрен хәбәр итте. Бер төркем сабыйлар аның кулыннан уен­чыклар, бүләкләр алды.

   Мөмкинлекләре чикләнгән бала­лар язмышын чагылдырган фильмнар­ны тыныч күңел белән карап булмый. Сабыйларның дәваланасы, башка сәламәт балалар кебек йөгерәсе, уй­ныйсылары килә. Күзләренә тилмереп караган балаларының хәлен яхшырту өчен ни кылырга белмәгән әти-әниләр тагын да кызганычрак.

    Әле яши дә башламаган сабыйлар инде ниләр генә күрергә өлгермәгән. 4 яшьлек Данис та инде ике катлау­лы операция кичергән. Көн саен авыр процедураларны өлкән кешеләр ке­бек еламый гына уздырырга өйрәнгән ул. Күрәсең, шушы кечкенә сабыйның, әнисенең болай да телгәләнгән йөрәген борчыйсы килмидер. Әле тагын күпме сырхауханә юлларын таптыйсы, күпме авырлыклар кичерәсе бардыр. Анысын – бер Ходай гына белә.

    Азалия инде 5 операция кичергән. Сеңлесе Диләрәгә дә операция яса­тырга, дәваланырга кирәк. Берүзе өч бала тәрбияләүче әниләре Айзәрәгә ай-һай бик авырдыр шул.

    Садретдиновлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Шуларның икесе физик кимчелекле һәм тумыштан ук кыйммәтле дарулар кирәк. Фәнзилгә

    Казандагы түләүле клиникада опе­рация ясалгач, хәле шактый яхшырган һәм йөри башлаган. Әмма әле тагын да бик күп чыгымнар кирәк. Кайдан алырга, ничек җиткерергә?

   Әйе, гел дә кулдан төшмәгән, каты авыртулардан сызланып елаучы Ар­турны, тууга ук авыру икәнен белеп әнисе ташлап киткән, якты дөньяны күрүдән мәхрүм Рубинны, үзе ашый да, хәрәкәтләнә дә алмаган церебраль паралич авырулы Азатны алыйкмы... Һәммәсенә ярдәм кирәк, ышанычла­рын аклыйсы, ачы язмышларын аз гына булса да җиңеләйтәсе, күңелләрендә өмет чаткылары кабызасы иде ул балаларның. Ә алар аз түгел, безнең районда шундый ачы язмышлы 290 бала бар. Кемнеңдер тупырдап тор­ган сәламәт баласы да артык булганда. Бу балаларның әти-әниләренең кадерлесе булып, яратылып яшәүләренә сөенеп куясың. Әлеге әти-әниләрнең һәммәсенә түземлеге, сабыр­лыгы, йокысыз төннәре өчен генә дә һәйкәл куярлык.

– Тупырдап торган сәламәт балаларын калдырып киткән аналарны мин бөтенләй аңламыйм, – ди Энҗе ханым. – Ничек шулкадәр бәгырьсез булырга мөмкин. – Мин бала туганнан бирле эшләмим (Эль­вира җиткән кыз булып килә), нинди генә хәлдә дә сабыр­лыгымны саклыйм, зарлан­мыйм. Без кызыбызны бик нык яратабыз. Берүк исән генә була күрсен.

    Әмма, дөнья син уйла­ганча гына бармый икән ул. Көтмәгәндә, уйламаганда га­зиз балаңны да алып китә. Педагог Наилә Шәяхмәтова озак еллар дәвамында Ба­лалар иҗаты үзәгендә инва­лид балалар белән эшләде. Хәтерлим, ул алып барган кичәләрне күз яшьләрсез генә карап булмый иде. Шул ба­лалар өчен өзгәләнүе генә җитмәгән, уйламаганда бу олы йөрәкле ханымның үзенең дә бәгырь җимеше – кызы каты авырып китә һәм кечкенә са­быен калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Дәваланырга дип җыелган 30 мең сум акча­ны кулланырга, операциягә ба­рырга да өлгерми ул. Бүгенге марафонда Наилә ханым шул акчаны тапшырып, кызының соңгы теләген үтәде. Могҗизалы марафон булды бу. Районыбыз җитәкчеләре, оешма-предприятие коллек­тивлары, эшмәкәрләр иге­лек үрнәге күрсәттеләр. Ба­лалар марафонда җитәкче, эшмәкәр һәм бик күп оешма-предприятиеләрдән килгән апа-абыйлары кулыннан бүләкләр, уенчыклар алдылар. Балалар үзләре дә бүләксез килмәгән. Әнә кечкенә Дани­эль бик матур итеп рәсем яса­ган. Марафонда балаларны тәрбияләүче ата-аналарга да аерым хөрмәт күрсәтелде.

    Бәйрәм Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләренең концерт номер­лары белән аралашып барды. Аларның моңы да, сүзләре дә үзгә, күңелләрне тетрәндерерлек шул.

    Марафондагы игелек, шәфкатьлелек кылган кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ ба­лалар хакында сөйләп кенә бетерерлекме? Алып баручы­лар чара азагында 1 млн 16 мең сум акча җыелуын хәбәр иттеләр. Бусы шушы вакыт эчендә махсус әрҗәләргә са­лынганы гына. Игелек дәвам итә. “Ил төкерсә, күл була“, диләр бит. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.

– Сез күрсәткән игелек, яхшылык үзегезгә үк кире әйләнеп кайта. Дөньяны иге­лек коткара. Игелекле бу­лыйк, тирә-юнебездә ярдәмгә мохтаҗлар яныннан битараф кына үтеп китмик. Аларга өмет бүләк итик! – диде район баш­карма комитеты җитәкчесе Ай­дар Шәмсетдинов.

 

 Нәсимә Фазлыева         

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International