Азнакай районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган

2026 елның 5 июне, җомга

Азнакай районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган

Фаҗига 2026 елның 04 июнендә Кәкре Елга авылында килеп чыккан

Кичә районыбызның Кәкре Елга авылында шәхси йортта янгын чыккан. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгәнче үк авыл халкы йорттан өлкән яшьтәге хатын-кызның гәүдәсен алып чыга.

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарга халыкка куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртә.

– Электр үткәргечләренең төзеклеген даими тикшереп торыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз, төзек булмаган электр җиһазларын кулланмагыз, төнгелеккә һәм өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын сүндерегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International