Бәйрәм көннәре күңелле үтсен!

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Ак бураннарын туздырып Яңа ел килә! Алда – озын яллар. Бәйрәм көннәрендә нинди кызыклы чаралар үткәреләчәк соң?

                                                            АЗНАКАЙДА

      26 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Кыш бабай һәм Кар кызы Балалар иҗаты үзәгендә – физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, 27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә – опекага алынган һәм ятим бала­ларны, 28 декабрьдә район-шәһәр Мәдәният йортында сәләтле бала­ларны чыршы янына чакыра.

   

   Үзәк чыршы 26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарс­тан мәйданында ачыла. Биредә азнакайлыларны театральләштерелгән тама­ша, бәйрәм концерты көтә.

   Чыршы ачу тантанала­ры шулай ук 24 декабрьдә Яшьләр паркында 18.00 сәгатьтә, Мәнәвез бистәсендә 17.00 сәгатьтә; 25 декабрьдә Яңа Юл бистәсендә 16.00 сәгатьтә; 26 декабрьдә көньяк-көнчыгыш микрорайо­нында 16.00 сәгатьтә һәм 23-27 декабрьдә торак милекчеләре ширкәтләрендә узачак.

    21-28 декабрьдә район-шәһәр Мәдәният йортын­да балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре оештырыла.

    31 декабрьдә 20.00 сәгатьтә Үзәк чыршы янына килергә онытмагыз: район башлыгы халыкка изге теләкләрен юл­лый, уен-җыр, бәйрәм салюты!

    Каникул көннәрен бушка уздырмыйк дисәләр, бала­ларны 4-8 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Мәдәният йорты каршындагы чыршы янын­да Кыш бабай һәм Кар кызы мавыктыргыч уеннары һәм бүләкләре белән көтә.

    Әлбәттә, 13 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Мәдәният йор­ты каршындагы мәйданга иске Яңа елны каршыларга килми калмагыз! Күңелле булачак!

                                                              АКТҮБӘДӘ

      Кар шәһәрчегендә Үзәк чыршы 25 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла, ә 31 декабрьдә 20.00 сәгатьтә биредә Яңа ел каршылау тантанасы була.

     26 декабрьдә һәм 5 гый­нварда 18.00 сәгатьтә Гага­рин исемендәге мәдәният йортында өлкән сыйныф уку­чылары љчен бәйрәм кичәсе үткәрелә.

     3 гыйнварда 14.00 сәгатьтә исә кече яшьтәге балалар “Кар кызын ничек ур­ларга?” дигән тамашага рәхим итә ала.

    7 гыйнварда 13.00 сәгатьтә “Актүбә” кафесында Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә.

    13 гыйнварда Актүбәле-ләрне Кар шәһәрчегендә иске Яңа елны каршылау бәйрәме көтә.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International