Игътибар! 2026 елның 13 июлендә 22 сәгатьтән 14 июлендә 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көчле яңгырлар, яшеннәр, боз явуы, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль боз көтелә.

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 13 июлендә  

22 сәгатьтән 14 июлендә 22 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү

2026 елның 14 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, боз яварга мөмкин.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Яшен вакытында:

1.Велосипед яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, машинагыздан якынча 30 метр ераклыкта туктап, давылны көтегез. Шулай ук машина йөртүдән тыелыгыз, чөнки электроника эшләмәскә мөмкин. Туктагыз, тәрәзәләрне ябыгыз һәм давылны көтегез.

2. Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, җиргә (комлы яки ташлы туфракта), мөмкин булса, түбән урында ятарга киңәш ителә. Су яхшы үткәргеч булганлыктан, яныгыздагы елга, күл яки буа янында булмаска кирәк, һәм яшен су объектыннан 100 метр радиуста бара.

3. Машина йөртүчеләр машина йөрткәндә бик сак булырга тиеш.

4. Җәяүлеләр юлларны чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга тиеш.

5. Мөмкин булса, ерак араларга барудан сакланыгыз.

 Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

9. Мөмкин булса, ерак араларга барудан сакланыгыз.

10. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүләреннән генә чыгарга киңәш ителә. Юл аша хәрәкәт итүче транспорт чаралары алдыннан йөгермәгез, чөнки тайгак юл өслекләре транспорт чарасының тормоз юлын сизелерлек арттыра. Бары тик транспорт агымына каршы гына барыгыз. Күренүчән жилет киегез яки киемегезгә яктылыкны чагылдыручы элементлар беркетегез.

1. Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:

  Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

2. Әгәр яңгыр сезне урамда очратса:

 Җир асты юлларына һәм башка затлы биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.

3. Әгәр дә яңгыр сезне бинада очратса:

 Әгәр дә сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

4. Әгәр дә яңгыр Сезне шәхси транспортта очратса:

 Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгыч тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгырны кичерегез. Су бик тиз килеп чыкса, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.

Әгәр сез машинада хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны тәнең белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.

Электр белән тәэмин итү, планлаштырылган һәм гадәттән тыш хәлләрдә өзеклекләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү яки гадәттән тыш ремонт үтенече белән мөрәҗәгать итү өчен "Челтәр компаниясе" АҖ белән 8 (843) 200-01-52 телефоны аша элемтәгә керегез.

    Матди зыян китергән метеорологик күренешләр турындагы мәгълүматны "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү департаменты" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе 8 (843) 293-38-04 телефоны аша бирә.

    Бу мәгълүмат "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү департаменты" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматларына нигезләнгән.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International