Быелгы кышның холкын аңлый алмассың. Кары да декабрь башында гына ява башлады. Шулай булуга да карамастан, бураны теңкәгә тияргә өлгерде дә инде – узган бер атна эчендә былтырның шул чоры белән чагыштырганда өчләтә күләмдә явым- төшем күзәтелде. Бар бөнья кар мендәре астында калды. Үзләренең куәтле техникалары белән юлны кардан ачуга юлчылар бөтен көчләрен куйды. Һава торышының агымдагы атна башында булып алган тынычлыгыннан файдаланып, ТСЖлар үзләренә караган торак йорт түбәләрен кардан, боз сөңгеләреннән чистартырга өлгерде. Көннәре дә утырып киткәндәй тоелды. Тик бу халәт озакка бармады – салкыннар әле кичен генә егермедән артып киткән булса, ә иртәсен ябалак-ябалак кар ява, термометр баганасы ноль градусны күрсәтә иде инде...
Алга таба да көннәр җылы торса, үз корбаннарын эзләгән боз сөңгеләре яңадан түбә кыекларыннан асылынып төшәр, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр җитешеп килеп җиткәнче, узгынчылар өчен һәлакәт чыганагына әверелер...
Игътибарлы, сак булыгыз! Түбәләрдән асылынып торган кар мендәрләренә, боз сөңгеләренә тап буласыз икән, кичекмәстән үзегезнең торак йорт караган ТСЖга шалтыратыгыз яки барып әйтегез. Ә аларның телефон номерын подъезд алдындагы белдерү тактасыннан таба аласыз.