Үкенерлек булмасын

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Азнакайдагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә.

   Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакын­да никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрнең барысына да диңгез тубы­ктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән го­мер... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап калдыру дөрес булмас иде, бармакларыбыз тигез булмаган кебек, арабыздагы кешеләр дә төрле-төрле бит. Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә үзенең хатасын танып, төзәлү мөмкинлеге бирә. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең, төзәтү эшләренә тартылганнарның тәртибен җәзаларны үтәтү инспекциясе контрольдә тота.

   Әлеге җаваплы эшнең асылы хакында җәзаларны үтәтү инспекциясенең Азна­кай районы буенча филиалы начальнигы Алсу Солтано­вага берничә сорау беләнмөрәҗәгать иттек.

– Алсу Мирсәяфовна, инспекциянең төп бурычы нинди? Шул хакта кыскача гына әйтеп үтсәгез иде.

– Бүген инспекция төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, аерым вази­фа белән шөгыльләнү хо­кукыннан мәхрүм итү, җәза срогы кичектерелгәннәрнең һәм шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тоту, өй арестытөрендәге хөкемне башка­ручылар һәм хөкем карарын үтәү сроклары кичектерелгән наркоманнарны контрольдә тоту белән шөгыльләнә. Төп бурычларның бер­се – инспекциядә исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын булдырмау.

   Шартлы рәвештә хөкем ителеп, безнең инспекциягә исәпкә куелганнарга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлегекешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар үзвакытында безгә килеп теркәлү үтәргә тиеш. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мон­дый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора, исәптә торучыларның өйләренә дә барабыз.

   Сездә исәптә торган ки­леш тә хокук бозу юлына ба­сучылар еш очрыймы?

– Биредә исәптә торучыларның күпчелеге хөкем срогын закон таләпләреннән тайпылмый­ча узып, туры юлга басалар. Ләкин дөнья булгач, төрле хәлләр була, хокук тәртибен бозучылар да юк түгел. Алар­га карата административ беркетмәләр төзергә дә туры килә. Алай да тыңламасалар, үзләренә куелган таләпләрне тупас бозсалар, катгыйрак ча­ралар да күрәбез. Мәсәлән, агымдагы елның 11 аенда төзәтү эшенә хөкем ителгән 13 кеше суд карары нигезендә ирегеннән мәхрүм ителде.

– Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә электрон беләзекләр кидерү гамәлгә кертелгәнгә шактый вакыт узды. Алар безнең райондада кулланыламы?

– Әйе, безнең районда аны 5 кеше “йөртә”. Электрон ча­рага килсәк, ул төгәл урын­ны, хәрәкәтне күзәтү мак­сатыннан хөкем ителүчегә киертелгән электрон беләзек. Аның һәрберсендә програм­ма бар, кагыйдәләр буен­ча расланган чикләүләрне үткән очракта безгә тиешле сигналлар килә. Компьютер аша аларның кайчан, кайда йөргәннәрен белеп, тикшереп була.

    Бүген инспекциядә исәптә 153 кеше тора. 16 кеше – мәҗбүри, 46 кеше – төзәтү эшенә, 78 кеше сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгән, 10ысының ирекләре чикләнгән, баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичек­терелеп торучы бер хатын-кыз бар.

    Инспекция хезмәткәрләре эшенең максаты закон бо­зуларны ачыклау һәм алар­ны законлы рәвештә теркәү генә түгел, тормышта бер тапкыр ялгышып, төзәлү юлына басарга, тормыш рәвешен үзгәртергә, иректән мәхрүм ителү кебек күңелсез нәрсәләрдән котылырга теләгәннәргә ярдәм итүдән гыйбарәт.     

   

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International