Балигъ булмаган балалар игътибар үзәгендә.

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Социаль имин булмаган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар һәрчак игътибар үзәгендә. Мондый гаиләләргә профилактика система­сы органнары еш рейдлар ясый. Чираттагы­сы Карамалы, 1 Май, Урманай, Әсәй авылларында узды. Гаиләгә һәм бала­ларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе инспекторы һәм ба­лигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары балаларның яшәү шартларын тикшергәндә бер гаиләдә әти кешенең ба­лалары алдында спиртлы эчемлек кулла­нуы ачыкланды. Аның белән эчүчелекнең зарары турында әңгәмә үткәрелде.

 ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International