Тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивале узды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Спорт – сәламәт тән генәтүгел, аек акыл да әле ул. Урам, интернет һәм яман гадәтләрдән саклап калырга ярдәм итүче иң яхшы ысулдыр ул, мөгаен. Спорт белән шөгыльләнер өчен шәһәрдә барлык мөмкинлекләр булды­рылган. Төрле түгәрәкләр, спорт мәктәпләре эшли. Спортчыларыбыз да ярышларда сы­натмый, призлы урыннарга лаек булып, Азна­кай данын яклый. Тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивальдә үз авырлык категорияләрендә Ринат һәм Ильяс Гариповлар икенче урын яулады. Тренерла­ры – Морат Галиев. 9 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Равил Сабирҗанов (тре­неры – Айрат Миңнегалиев) VII “Татнефть” җәмгыяте кубогына игълан ителгән турнирда бронза медальгә ия булды.

   

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International